#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вәчирдән “гафф авыруы” читләште

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Вәчир авылында чыккан билгесез чиргә Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты, шул исәптән «1 нче өлкә клиник хастаханәсе» токсикология бүлегенең дә, белгечләр консилиумының «Алиментар-токсик пароксизмаль миоглобинурия» (гафф авыруы) дигән ахыргы диагнозы куелды. Төмән өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Н.А.Шевчик рәислегендә гафф авыруы таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышы узды.

2000 елда Төмән районы һәм Төмән шәһәре халкы арасында (26 кеше) “гафф авыруын” тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган методик рекомендацияләр, шулай ук Интернет челтәрендә ачык булган шундый ук авыру сәбәпләре турында мәгълүмат өйрәнелде.

Балыкта токсинның туплану сәбәбе - суга туфракны ачыландыра торган елга һәм саз наратбаш үләне, яшел суүсемнәр эләгү.

Авырулар һәм балык куллану очраклары арасында сәбәп-тикшерү бәйләнешен билгеләүдә Роспотребнадзор фән учреждениеләре, шул исәптән Төмән төбәк йогышлылар патологиясе фәнни-тикшеренү институты һәм гамәли микробиология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге, Оболенск шәһәре катнашты.

1нче өлкә клиник хастаханәсенә шушы авыруның билгеләре белән ун кеше килде. Диагноз сигез пациентта расланган. 25 октябрьдән башлап Тубыл районының Вәчир авылында «гафф» чире белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. 31 октябрьгә дәвалауда кирәкле ярдәм күрсәтелә торган ике кеше калган, дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә. Калган кешеләр яшәү урыннарында күзәтелер өчен өйләренә кайтарылган.

Моннан тыш, Вәчирдә эт һәм песиләр үлүе турында хәбәр ителә. Бу аларны зарарланган балык белән тукландыруга бәйле. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре ситуацияне контрольдә тотуны дәвам итә һәм киләчәктә халыкка суда йөзүче кошлар, балык, эт һәм песиләр һәлак булу очраклары турында кичекмәстән хәбәр итәргә киңәш итә. Төмән өлкәсенең гигиена һәм эпидемиология үзәгенә 8-950-492-94-28 телефоны буенча (тәүлек буе эшли) яки Төмән өлкәсенең ветеринария идарәсенә 8 (3452) 25-85-25 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Төмән өлкәсендә, ХМАОда һәм Пермь краенда Имдрә күленнән таралган балыклар партияләре юк ителгән.

«Гафф авыруы» – беренче билгеләре буенча азык белән агулануга охшаган сирәк авыру. Тик соңрак мускулларда авыртулар, көзән җыеру башлана, аннары бөерләр һәм бавыр эшләүдән баш тарта ала. Авыру үлем белән тәмамланырга мөмкин, ләкин бу 1-2% очракта гына.

Интернеттагы яңалыкларны кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836