Кәеш авылында яңа модульле ФАП эшли башлады

последние и лучшие новости искусства в мире

45-1Январь аенда беренче каналда “Сәламәтлек” һәм “Яшәү – шәп” телетапшыруларын алып баручы медицина фәннәре докторы, профессор Елена Малышева үзенең төшерү төркеме белән Яркәү районы, Кәеш авылына барып, ничек итеп 24 нче өлкә хастаханәсе (Яркәү авылы) һәм өлкә перинаталь үзәге табиблары көмәнле хатын-кызга өй шартларында операция ясап ана белән сабыйның гомерләрен саклап калулары һәм әлеге операциянең баруын реконструкцияләп төшереп, авыл халкы белән очрашып, моң-зарларын исәпкә алып, ничек тә ярдәм итәргә тырышачакларын әйтеп кайтканнан соң, Кәеш авылында яңа модульле ФАП эшли башлады.

Әлеге модульле корылма ”Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында барлыкка килде һәм ул барлык заманча таләпләргә җавап биреп, беренче пациентларын кабул итә. Авыл халкының күптән көтеп алынган фельдшер-акушерлык пунктының ачылу тантанасы 19 октябрь көнне булып узды. Кәешлеләрнең шатлыкларын уртаклашып өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, Яркәү районы хакимият башлыгы Евгений Золотухин, Яркәү авылындагы 24 нче өлкә хастаханәсе баш табибы Азат Кинчәгулов, Яңа Александровка авылы хакимият башлыгы Владимир Репин чыгыш ясадылар. Озак еллар фидакарь хезмәт күрсәтеп Кәеш халкының хөрмәтен яулаган, ышанычын аклаган фельдшер-акушерлык пункты мөдире Исхак Айткулов үзе һәм авылдашлары исеменнән өлкә, район хакимиятләренә, өлкә сәламәтлек саклау департаментына рәхмәт әйтеп: “Модульле корылма эчендә эшләр өчен барлык уңайлыклар, кирәкле җиһазлар булдырылган, кыскасы – бары да кеше өчен ясалган”, - дип үзенең бәяләмәсен белдерде.

"Юлсызлыктан төзелеш материалларын ташу белән бәйле булган барлык әзерлек этаплары һәм төрле авырлыклар артта калып, ниһаять, фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Кәеш авылында яшәүчеләр хәзер, район үзәгенә бармыйча, беренче диагностиканы биредә уза алалар. Кыскасы, медиклар һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә әзер, ә пациентлар уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары кабул итә алалар. ФАП эчендә халыкка беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Фельдшер кабул итү, карау, процедура-прививка кабинетлары, көтү урыннары, чишенү бүлмәләре бар. Канализация, кайнар һәм салкын су, җылылык, медицина җиһазлары - модульле ФАПта барысы да бар. Җиһазлауга ЭКГ аппараты, дефибрилятор, кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәүче экспресс-анализаторлар һәм башка кирәкле приборлар керә. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү максатына ирешелгән, дип икеләнмичә әйтергә була”, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты 24 нче өлкә хастаханәсе баш табибы Азат Кинчәгулов. Юрий Коневны бай табигатьле авылга юл булмавы борчыса да, авыл урамнарының чисталыгы, матур, заманча төзелгән нык йортлары бик сокландырган. “Төзек, нык нигезле йортлар булуы авыл турында бик күп нәрсәне сөйли. Шуңа күрә, мондый эшчән, тырыш кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Чөнки алар биредә вакытлыча түгел. Шуңа күрә, биредәге 40 бала өчен башлангыч мәктәп салырга да кирәк. Хәзер инде ФАП та булгач, иманым камил, халык биредә тормышка шатланып яшәячәк”, - дигән фикерен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума