Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тобольские студенты-медики доставляют лекарства и работают в моногоспитале. Володя Солдатов исемендәге Тубыл медицина колледжының 50 дән артык студенты 2020 елның көзеннән волонтерлар булдылар. 25 студент шәһәр халкына дарулар барып ала, кемнәрдер шалтыратулар кабул итә, тагын бер өлеше моногоспитальдә булыша. 26 октябрьдән “Без бергә” штабы эшли башлады. Бу вакыт эчендә волонтерлар 90 гариза үтәделәр. Пакетларны карантинда утыручыларга контактсыз тапшыралар. Тубыллылар социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән хезмәттәшлек итәләр. Үзәк медикларга транспорт белән ярдәм итә. Билгеле бер вакытта аларга даруларны шәһәрнең ерак микрорайоннарына тапшыру өчен автомобиль бирә.

* * *

Осторожно! Тонкий лед! Салкыннар башлану белән сулыклар боз белән тиз генә капланмый. Кагыйдә буларак, боз ноябрь аенда формалаша башлый, процесс декабрь ахырына тәмамлана. Төп фактор – һава торышы, чөнки ул ел саен төрле. Юка боз – балыкчыларның, сулыкларның кышкы күренешләре белән хозурланырга теләгән кешеләрнең үлеменең сәбәбе. Куркыныч хәл булмасын өчен бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сакларга кирәк. Юка бозга чыкмагыз! Исерек хәлдә бозга чыгарга ярамый. Сикерергә һәм йөгерергә кирәкми. Хөрмәтле ата-аналар, балаларга беренче бозның куркынычлыгы турында сөйләгез, аларның кайда йөрүләрен тикшереп торыгыз.

* * *

Для тобольских фермеров-животноводов построят современный забойный цех. Җирле терлекчеләргә үз продукцияләрен сатарга урын юк. Алар малларны үстерүне дәвам итү өчен тере авырлык белән саталар. Ягъни, бозауларны гына реальләштерәләр, бу уңайсыз. Иткә терлекләрне үзләре өчен генә үстерәләр. Якындагы сугым цехы Яркәү районында урнашкан. Анда малларны китерү кыйммәткә төшә, моннан тыш, сугымнан соң итне Тубыл районына илтеп җиткерү өчен рефрижератор кирәк. Тубыл районында терлек чалу цехы төзеләчәк, шунда ук ит эшкәртү һәм төрү эше башкарылачак.

* * *

Альберт Суфианов: современной медицине нужны IТ-специалисты. Төмән өлкәсенең физика-математика мәктәбе укучылары нейрохирургиянең федераль үзәгендә булдылар. Нейрохирургия кафедрасында беренче һәм икенче ел укыган ординаторлар укучыларга үзәктә алган тәэсирләре турында сөйләделәр. Алар физмат мәктәбе укучыларын уникаль симуляцион лаборатория һәм нейрохирургия белән таныштырдылар.

* * *

В Тюменской области успешно реализуется проект для поддержки детей-сирот. “Гаилә” региональ үзәгендә “Осталык” проекты эшенә йомгак ясалды. Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект “Яшь лидер” командасы тарафыннан тормышка ашырыла. Анда “Борки” гаиләләрне һәм балаларны социаль тернәкләндерү йортында тәрбияләнүчеләр һәм белгечләр катнаша.

* * *

В тюменской ОКБ №1 установили новый ангиограф. Эксперт классындагы яңа ангиограф кан тамырларының торышына төгәл бәя бирергә, кирәк булганда стентлар урнаштырырга һәм аларны урнаштыруның дөреслеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Бу инновацион җиһаз “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысаларында сатып алынды.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума