#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җитен мае нинди авыруларны дәвалый?

последние и лучшие новости искусства в мире

Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:

* кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими;

* канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая;

* яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычы кими;

* ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә;

* гормоннар тәртипкә килә;

* ирләрнең ирлек белән бәйле проблемалары уза;

* күрем алдыннан була торган халәт һәм климакс җиңелрәк кичерелә;

* организмның авыруларга каршы торучанлыгы, иммунитеты ныгый;

* аяк-куллар, буыннар яхшырак эш­ләп китә, әкренләп артрит билге­ләре югала;

* организмның аллергиягә бире­шү­чәнлеге кими;

* өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшчәнлеге яхшыра;

* нерв системасы тынычлана;

* организм матдәләр алмашу калдык­ларыннан җиңелрәк арына; агулы матдәләрдән, зарарлы утырымнардан чистарына;

* май катламы әкренләп сыза башлый: ябыгу механизмы эшләп китә;

* күзәнәкләрнең яңаруы тизләнә.

Ничек кулланырга?

Салкын ысул белән сыгылган май гына файдалы. Тәүлеклек норма – 2 аш кашыгы. Майны фәкать ач карынга гына эчәргә кирәк. Иртәнге ашны ашарга ярты сәгать кала, беренче кашыкны һәм кичке ашны ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, икенче кашыкны кабып куярга. Майны үзен генә эчә алмасагыз, җылы су белән йотып җибәрегез.

Майны иртәнге якта 1 чәй кашыгы гына кабып куюдан башлагыз. Бернинди дә уңайсызлык сизмәсәгез, икенче иртәдә майны 1 аш кашыгы кабыгыз. Өченче көнне инде кичке якта да кабыгыз. Аннары аз-азлап салатларга, боткаларга өсти башларга мөмкин.

Җитен маеннан балык мае тәме килгән кебек тоелса, тагын да әйбәт.

Җитен маен бөкеләнгән тонык пыяла шешәләрдә суыткычта сакларга кирәк. Ул тиз бозыла, шуңа күрә фай­далану вакытын карап алыгыз.

«Авырмас өчен 101 киңәш» газетасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836