#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область лидирует по этноконфессиональным показателям. Өлкә губернаторы Александр Моор милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү мәсьәләләре буенча өлкә координацион советы утырышын уздырды. Чара барышында губернатор милли һәм дини оешмалар лидерларына өлкә территориясендә Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен һәм иҗтимагый тормышны гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Төмән өлкәсе Урал федераль округында этноконфессиональ күрсәткечләр буенча лидер булып тора. Быел өлкәдә этноконфессиональ мөнәсәбәтләр буенча 342 проект гамәлгә ашырылды, ике этномәдәни үзәк ачылды, чараларга 43 мең кеше җәлеп ителде.

* * *

В Тюменской области отменили пожароопасный сезон, введенный в середине весны 2021 года. Янгын куркынычы режимын ябу турындагы карарга өлкә губернаторы Александр Моор кул куйды. Төмән өлкәсендә инде түбән температуралар һәм яңгырлы һава торышы урнашты. 2021 елда Төмән өлкәсендә урман янгыннары нык көч алган иде. Мәсәлән, май аенда 25 дача йорты юкка чыкты, зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтелде.

* * *

В Тюмени закрыли единственный хоспис – его перепрофилировали в моногоспиталь. Төмән өлкәсендә коронавирус белән хәл начарлануы аркасында, тагын бер моногоспиталь ачылды. Соңгы мәгълүматлар буенча, өлкәдә нибары 10% кына ковид койкалар буш булган.

* * *

В легкоатлетическом манеже открылся центр вакцинации. 1 ноябрьдә монда 11 пост эшли башлады. Бер көн эчендә 900 кешегә коронавируска каршы прививка ясарга була. Барлык җәмәгать урыннарындагы шикелле үзәктә төрле поликлиникаларның медиклары эшли. Биредә бөтен вакциналар да бар, әмма саклау үзенчәлекләрен искә алып, кайберләре бетәргә дә мөмкин.

* * *

Тюменский водоканал получил специализированные автомобили. “Росводоканал-Тюмень” оешмасына биш яңа махсуслаштырылган машина кайтты. Алар - “Газель” микроавтобусы базасында ике күчмә лаборатория һәм “Газон NEXT” базасында өч хәрәкәт итүче күчмә остаханә урнашкан машиналар. Предприятиедә барлыгы төрле 150 автотранспорт берәмлеге исәпләнә.

* * *

Тюменские студотряды рассказали об итогах трудового лета. Отрядлар хәрәкәте әгъзалары слетта өченче хезмәт семестрының иң якты мизгелләрен искә алдылар. Ул хезмәт җәе нәтиҗәләренә, шулай ук иҗади һәм спорт чараларында ирешкән уңышларга багышланды. Анда Төмән югары уку йортларының 11 отряды иҗат отчетларын тәкъдим итте. Нәтиҗәләр буенча, Төмән дәүләт университетының “Финист” студентлар педагогик отряды җиңүче булды. Икенче урынны Төмән индустриаль университетының “Веста”, өченчене - шул ук уку йортының “Сокол” отрядлары яулады.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836