Бөтенроссия татар журналистлары форумы

последние и лучшие новости искусства в мире

45-1Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар телен, мәдәниятен саклауга һәм матбугатны үстерүгә зур өлеш керткән татар журналистларын бүләкләде. Озак еллар «Тобольское время» телерадиокомпанисендә эшләгән, хәзерге вакытта «Яңарыш» өлкә татар газетасының үз хәбәрчесе булган Римма Ролиф кызы Умитбаевага «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медален тапшырды. Котлыйбыз!

26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Анда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, Төмән, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Екатеринбург, Омск, Оренбург, Пенза, Киров өлкәләреннән, Мәскәү, Петербург шәһәрләреннән килгән 30га якын журналист катнашты. Өлкәбездән «Яңарыш» газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова, Тубыл шәһәреннән «Яңарыш» газетасының үз хәбәрчесе мин дә бардым.

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырылган чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева сәламләде, аннары Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев форумда катнашучыларны тәбрикләп, эшләнгән мөһим эшләр турында сөйләде, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган яңа проектлар белән таныштырды. Милли Шура рәисе журналистларга татар матбугатын үстерү эшендә күпъеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге оештырылуы, аның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Булат Ибраһимов билгеләнүен хәбәр итте.

Форум кысаларында узган һәр чара журналистлар өчен кызыклы вакыйгаларга, әңгәмәләргә бай булды. Форумда катнашучылар «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка, «Татар -информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рәмис Латыйповка сораулар бирделәр. «Татмедиа»да социаль челтәрләр модераторлары, блогерлар, баш мөхәррирләр өчен лекцияләр узды. «Тәртип» радиосы продюсеры Айваз Садыйров радионың тарихы, бүгенге көндәге эше белән таныштырды. «Салават күпере» балалар өчен журналны күпләребез белә. Балалар өчен файдалы видеоларны төшергән студиядә кунакта булдык.

Төбәкләрдә татар массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләрендә эшләп килүче хезмәткәрләр бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклаштылар.

27 нче октябрьдә Идел Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылының 200 еллык тарихы булган мәчетендә булдык.

Очрашулар Кукмара мәгълүмат үзәгендә дәвам итте. Баш мөхәррир - Гөлгенә Шәрипова «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы, «Кукмара ТВ» редакцияләре, аларның иҗади хезмәтләре белән таныштырды. Коллегаларыбыз укучылар санын арттыру, социаль челтәрләрдә бу юнәлешне алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге» темасына түгәрәк өстәл утырышында төрле социаль челтәрләрдә меңләгән аудитория җыйган блогерлар белән әңгәмә корырга мөмкинлек булды.

Өченче көнне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан-24» телеканалының башкарма директоры Алексей Усанов ТатТVR мультиплатформа проекты аша дөньяның барлык почмагыннан да Татарстан радиосына, телевиденисенә кушылып, аларны тыңларга һәм карарга мөмкин булганы турында сөйләделәр.

Журналистлар форумында катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» интернет-бәйгенең йомгаклау тантанасын күреп кайттылар. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов котладылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасын танылган җырчылар Резедә Төхвәтуллина, Миңгол Галиев, Резидә Шәрәфиева башкаруында җырлар бизәде.

Өч көн дәвамында узган форумнан илһам алып, тәҗрибә белән уртаклашып, татар матбугатын үстерүдә күп еллар хезмәт иткән журналистлар арасында яшьләрне күреп шатланып кайттык.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума