Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

100 яшьлек Гыйльмичамал әби

последние и лучшие новости искусства в мире

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә туган, бүгенге көндә Ялутор районы, Мәңгәр авылында яшәүче Гыйльмичамал әби Шукурова үзенең 100 яшьлек юбилеен каршылады. Аны бер гасырлык гомер бәйрәме белән өлкә губернаторы Александр Моор котлады.

45-11

4 ноябрь - зур һәм тату Шукуровлар гаиләсе өчен үзенчәлекле көн. Гыйльмичамал Айнетдин кызы үзе күп балалы гаиләдә туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул «Большевик» колхозында хезмәт куйды, кышын фронт ихтыяҗлары өчен агач әзерләүдә катнашты. Аның озын гомере - гаилә бәхетенең якты үрнәге. Гаилә елында аны юбилее белән котлау, чын күңелдән сәламәтлек һәм шатлык теләү бик күңелле күренеш, - дип билгеләп үтте ул.

Әбинең туган көнен оештырырга балаларына Аслана күчмә мәдәният комплексы, Аслана һәм Сәел татар мәдәният йортлары хезмәткәрләре күп көч куйдылар. Килгән кунаклар районара халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Евгения Лебедева Гыйльмичамал Айнетдин кызына Владимир Путинның шәхси котлавын һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәме белән Ялутор районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Иван Фильберт, Бөркет авыл җирлеге башлыгы Ольга Храмова әбине шундый олы дата белән котлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр. Чара матур концерт номерлары һәм юбилей торты, бәлешләр, тәмле чәй эчү белән үрелеп барды. Йөз еллык тантананы алып баручылар Дания Мөлекова һәм Динара Шәмсетдинова бер гасырлык юбилярның биографиясен сөйләделәр.

Гыйльмичамал Шукурова 1924 елның 4 ноябрендә Көшеле авылында Нурикамал һәм Айнетдин Бәшировлар гаиләсендә 9 бала арасында сигезенче булып туа. Барысын да олы кайгыга салып, әниләре бик иртә үлеп китә. Әтиләре төп йортка үги ана алып кайтмыйча, 9 баласын ялгызы лаеклы рәвештә тәрбияләп, олы тормыш юлына озата.

Ватан сугышы башланганда Гыйльмичамал Айнетдин кызына 15 яшь була. Аңа да үзенең бертуганнары, авылдашлары белән бергә сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын кичерергә туры килә. Тыл хезмәтчәне эштән куркып тормый, бирелгән һәр эшне намус белән башкара. Сугыш чоры яшьтәшләре белән «Большевик» колхозы кырларында хезмәт итә, ә кышларын, хәтта көчле ир-атлар өчен дә авыр булган - урманга агач әзерләү эшенә йөри. 1952 елда Гыйльмичамал Айнетдин кызы Гыйльман Шакир улына кияүгә чыга. Ир белән хатын 7 балага тормыш бүләк итеп, барысына да белем алырга ярдәм итәләр һәм аларны олы тормыш юлына озаталар. Гыйльмичамал Айнетдин кызы гомере буе «Ялуторовский» колхозында төрле эшләр башкара. Ул фермада су ташучы булып эшли, ә автоматик су эчерткечләр урнаштырылгач, көтүче була. Менә шулай Алтын юбилярның бөтен гомере хезмәттә үтә. Хуҗалыкта да, балаларны тәрбияләүдә дә сынатмый ул. Хезмәт казанышлары өчен «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм тыл хезмәтчәне буларак Бөек Җиңүнең һәр юбилеена тапшырыла торган медальләр белән бүләкләнә һәм «Хезмәт ветераны» исеменә ия була. Шулай ук 7 бала тәбияләп үстергән өчен 3 нче дәрәҗәдәге «Ана даны» орденын ала.

Гыйльмичамал Айнетдин кызы олы яшьтә булуына карамастан, хатын-кыз күркәмлеген, искиткеч оптимизмын, зиһенен һәм аралашу сәләтен югалтмаган. Тормышның һәр мизгеленә сөенергә аңа яраткан балаларының, 14 оныгының, 22 нәбәрәсенең кайгыртуы һәм игътибары ярдәм итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836