Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Талымхан авылы кешесе – әтиемнең абыйсы Әбделбәшир Талипов совет армиясенең лейтенанты, 1941-1944 нче елларда дошман хөкем сөргән Синявино биеклегендә Ленинград өчен сугышта батырларча һәлак булган.
Дөньяда тынычлык урнашсын өчен төрле сугышларда миллионлаган кеше үлә. Бөек Ватан сугышы ачысы күпме гаиләләргә кагылды. Ул китергән кайгы-хәсрәт йөрәкләрдә һаман төзәлми.
Сугыш афәте безнең гаиләгә дә килә. Әтиемнең абыйсы Әбделбәшир Талипов сугыштан әйләнеп кайтмый, мәңгегә анда ятып кала. Безнең өчен ул герой, патриот, илебезне саклаучы. Ул 1916 нчы елда Омск өлкәсенә кергән Талымхан авылында күп балалы, эш сөючән Йомабикә һәм Рамазан Талиповлар гаиләсендә туа. Егерме яшен тутыргач, 1936 нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Биш ел уңышлы хезмәт итеп, 1941 нче елның 1 нче июнь иртәсендә туган йортына кайта.
21 көн үтүгә, яшь Әбделбәшир авылдашлары кебек ачы хәбәр ишетә. Илебезгә фашист Германиясе сугыш ача. Әбделбәшир Рамазан улы, энесе, сеңелләре белән хушлашып, сугышның беренче көненнән ук илебезне сакларга китә. Совет офицеры - лейтенант артиллерия командиры, 521 нче дивизиядә политрук Ленинград фронтында сугыша.
Синявино авылын немецлар 1941 елның 7 нче сентябрендә ук яулап алалар. Диңгез үлчәменнән 50 метр биеклектә дошман отышлы стратегик позиция алган. Синявино биеклегендә ул бөтен җирне контрольгә тотып, беркемгә баш күтәрергә ирек бирми. Монда яшертен юллар да юк, Ленинград блокадасын да өзеп булмый.
1943 нче елда Ленинград азат ителә, дошманның «Север» армиясе солдатлары сугышны дәвам итә. 1944 нче елда гына Синявино биеклеге дошманнан чистартыла. Бу үлем биеклегендә совет армиясе үзенең 110 мең кешесен югалта.
Үткән гасырның 60 нчы елларында Синявино авылы ветераннары монда геройлар истәлегенә һәйкәл куялар. Ә 80 нче елларда – мемориал комплекс: Дан Аллеясы һәм таш плитәләр куела. Монда бабаем исеме дә бар. 1943 нче елның 3 февралендә Синявино биеклегендә һәлак була. Ә аңа бары – 27 яшь, гаилә корырга да өлгермәгән иде ул. Фронтта батырлык күрсәткән бабаебызны хөрмәт һәм соклану хисе белән искә алабыз, аның исеме үлемсез.
Әлфия АБДРАЗАКОВА.
Төмән районы, Талымхан авылы.
(Рәйсә Рәхимова тәрҗемәсе).