Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәбезнең танылган мәдәният хезмәткәрләре һәм аларның укучылары тупланган «Чимги тура» уен кораллары ансамбле Ижауның Халыклар дуслыгы йортында узган III нче «Уйна, гармун!» регионара фестивалендә катнашты. 5 төбәктән җыелган 120дән артык гармунчы арасында җиңеп кайттылар алар. Әле аерым чыгышларда Әбүзәр Миңнебаев I урын алса, Салават Сәитов II урын алуга ирешә.
Тагын да Ислам Сафинның туган ягы да бит әле Ижау. Аның өчен аеруча хисләргә бай очрашу-күрешүләр була. Бу турыда аның үзеннән сораштык:
- Туган ягым ул. Анда тудым, үстем, 20 яшькә кадәр яшәдем. Аннары Казанга, аннан Төмәнгә килдем. Минем әнием исән-сау әле. 95 яшь аңа. Аны күрдем, энекәш, сеңелкәш, туганнарым белән очраштым. Алар шәһәр белән таныштырдылар, корал музеена кереп гаҗәпләндек: төрледән төрлесе иде анда. Парк каршында мин укыган музыка мәктәбе урнашкан.
Сәяхәтебез шулкадәр уңышлы булды: Фәрид Кормановка автобусы белән алып барган өчен зур рәхмәт. Урнашу да җиңел генә хәл ителде.
Ижау яңалыклары белән танышып барам, «Уйна, гармун!» бәйгесе турында хәбәр күрүгә, «чимги туралы»ларга белдердем. Алар тиз генә барырга риза булдылар да, шулай чыгып киттек. Бәйгедә осталыгыбызны күрсәтеп, гала-концертта да гөрләтеп чыгыш ясадык. «Шәмшәрифкәй дигән калада» себер татар көен башлап, аннары башкага күчеп, финалны төйдереп бию белән тәмамладык.
Гармунчылар күп анда. 10 яшьтән алып балалар катнашуы да күңелле булды. Без дә яшьләрне бергә алдык.
«Чимги тура» булган җирдә җыр-бию тынмый инде ул. Фото, видеоларда күренгәнчә, һәркайда алар үзләренә җәлеп итеп, сокландырып кайталар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.