Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2024 ел илебездә гаилә елы итеп үткәрелеп килә. Шул уңайдан районнарда, авылларда күп кенә чаралар үтте, яхшы эшләр оештырылды.
Вагай районының Казанлы авылында олы яшьтәге апа-абыйларны, гаиләләрне берләштереп «Мирас» исемле төркем төзедек. «Мирас»ның гомере әле кыска гына булса да, байтак кына файдалы, кирәкле эшләр башкарылды.
Яз, җәй көннәрендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребезне каршы алып, авыл клубында очрашулар үткәрдек. Авыл урамнарын, мәчет, мәдрәсә тирәләрен чистартып, чәчәкләр утырттык. Хатын-кызлар, хезмәт, Бөек Җиңү, Өлкәннәр бәйрәмнәренә багышлап халык өчен концертлар оештырдык. Авылыбызның иң өлкән әбиләрен бәйрәмнәр белән котлап, ярдәмнәр күрсәтеп, яннарына килеп йөрдек. Дусларыбызны гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юлладык, матур бүләкләр тапшырдык.
Яз-көз көннәрендә Хәлимә апабыз Шәрәфетдинова хәрби операциядә булган авылдаш солдатларыбызга җылы йоннан оекбашлар, биялиләр бәйләп посылкалар җибәреп торды.
Изге дини бәйрәмнәрне дә читтә калдырмыйбыз. Кадерләп, хөрмәтләп авыл мәчетендә, мәдрәсәсендә Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрдек.
26 октябрьдә изге Искер җиренә Луиза ханым Шәмсетдинова оештырган «Хәтер көне»нә дә барып кайттык. Луиза апа тырышлыгы белән башкарылган эшләрне күреп сокландык, горурландык.
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, авылдашларыбызның кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән яхшы эшләр тагын да күбрәк эшләнер, дип өмет итәм.
Флёра ВАТУТОВА,
«Мирас» төркеме җитәкчесе.
Вагай районы, Казанлы авылы.