Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Мәктәп бәяләмәләренең яңа системасы, коммуналь хезмәтләр тарифлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм башка социаль объектлар төзелеше, транспорт инфраструктурасын үстерү — болар Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор тарафыннан инде уникенче тапкыр үткәрелгән туры элемтәнең төп темалары булды.
Төмән өлкәсе мәктәпләрендә укучыларның белемнәрен уртача баллар (средневзвешенные оценки) белән бәяләү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар күп иде. Төбәк башлыгы яңа системаны яклавын белдерде.
Туры элемтәгә килгән күп мөрәҗәгатьләр коммуналь хезмәтләр тарифлары белән дә бәйле. Губернатор сүзләренчә, аларның артуына сәбәп — эшләп торган челтәрләрне модернизацияләү һәм яңа челтәрләр, коммуналь хуҗалык объектлары төзү ихтыяҗы белән беррәттән бу эшкә кирәкле материаллар һәм ресурсларның кыйммәтләнүе.

Төбәкнең күп кенә халкын мобиль интернетның вакыт-вакыт кертелә торган чикләүләре борчый. Губернатор ассызыклаганча, мондый карарлар куркыныч янауларга бәйле рәвештә куркынычсызлык органнары тарафыннан кабул ителә. Александр Моор хәзерге вакытта Россия цифрлар министрлыгы мобиль интернетны чикләү шартларында да кулланырлык ресурслар исемлеген төзи, дип сөйләде. Бу исемлеккә төбәк сервислары өстәләчәк.
Транспорт инфраструктурасына кагылышлы сорауларга җавап биреп, губернатор төбәктә 2025 елгы су басу нәтиҗәсендә зыян күргән барлык юллар һәм күперләр буенча йөрү башлануы турында сөйләде.
Тубыллыларны сезоннар арасында Иртеш елгасы аша кичү ысуллары кызыксындырды. Бу хактагы сорауны алар элекке туры элемтә вакытында да биргән иде. Губернатор туры эфирда шәһәр башлыгы Пётр Вагин белән элемтәгә чыкты: кешеләрне күчерү өчен ике һава ястыгы өстендә йөрүче судно кулланылачак, дип сөйләде ул. Алар инде Тубылга китерелгән һәм хәзер сынаулар уза. Шәһәрдә бу судноларга исем бирү өчен конкурс игълан ителгән.
Социаль объектлар төзелеше перспективасы турында сөйләп, төбәк башлыгы хәбәр итте: Төмәннең 5 нче Заречный микрорайонында 1 400 урынлы заманча мәктәп, 250 урынлы балалар бакчасы һәм 583 урынлы өстәмә белем бирү учреждениеләре төзеләчәк.
Тагын бер сорау МХОдә катнашучыларны эшкә урнаштыруга кагылды. Төмән өлкәсендә МХО катнашучыларга эшкә алу буенча эш бирүчеләр өчен квоталар билгеләнгән, дип искә төшерде губернатор. Тиешле региональ закон кабул ителгән, аның нигезендә хезмәт коллективлары саны 100 кешедән артып киткән эш бирүчеләр МХОдә катнашучылар өчен эш урыннарының ике процентына кадәр квота бирергә тиеш. Тулаем алганда, Төмән өлкәсендә махсус операциядә катнашучылар өчен 27 ярдәм чарасы гамәлдә, 40 – аларның гаилә әгъзалары өчен.
Туры элемтәдә катнашучыларның күбесен 2025 ел уңышының төрләре кызыксындырды. Төмән аграрийлары төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә алырлармы? Александр Моор бу сорауга раслап җавап бирде: Төмән авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 800 000 тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыйганнар инде.
Төбәк башлыгының туры линиясе 1 сәгать 56 минут дәвам итте. Аңа 1 600дән артык сорау килде. Аларның һәркайсына җавап биреләчәк, дип ассызыклады губернатор.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.