#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Армия хезмәтенә чакыру көне

последние и лучшие новости искусства в мире

46-1Калмаклар авылында яшәүче Денис Кормановны армия хезмәтенә озату чарасы аның туганнарына гына түгел, бөтен авыл халкы өчен дә истә калырлык итеп оештырылды. Бу көнне кунакларны көтеп Кормановлар йорты ишек алдында мул табын әзерләнгән, самоварлар гөрләп тора иде. Денисның әбисе Хәмидә апа һәркемне татар халык ашы – чәк-чәк белән сыйлады. Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре шаян җырлар башкарып кунакларның күңелләрен ачтылар. Аннары “Солдатның ял көне” дигән квест-уенга яшьләрне чакырдылар. Бераздан әлеге күңелле уенга өлкәннәр дә кушылып, үзләренең төз ату, тиз йөгерү кебек сәләтләрен күрсәттеләр.

Башта Денис бу мавыктыргыч уеннарны читтән генә тамаша кылган булса, көтмәгәндә ярышларны оештыручы Ильяс Бакиев аны да түгәрәккә алып кереп китте. Уен бетеп, нәтиҗә ясалгач, иң күп балл туплаган кеше дип Денисның әнисе – Рушания апа билгеләнде. Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдылар. Армия хезмәтенә озату – ул ата-бабаларыбыздан килгән үзе бер йола. Булачак солдатка ил каршындагы бурычын уңышлы үтәп сау-сәламәт әйләнеп кайтуын, дөньяларга тынычлык теләп Аслана авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, Ялутор районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт буенча бүлек начальнигы Ольга Большакова, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова һәм отставкадагы подполковник Илгиз Мөхәммәдиев чыгыш ясадылар. Аннары һәркем көлә-көлә мәктәп укучылары – Самирә Хәлилова белән Аделина Исмәгыйлеваның булачак солдатка әзерләгән шаян теләк-таләпләрен тыңладылар. Денис һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, авылдашларыннан бүләкләр кабул итте. Шулай ук ул солдат исән-сау туган йортына кайтып керсен өчен башкарыла торган гореф-гадәтләрне дә үтәде. Рушания апа улына бер телем ипинең яртысын ашатып, икенче кисәген ак яулыкка төреп шкафына җыеп куйды. Борынгыдан килгән ырым буенча әлеге кисәк Денисны көтеп, гел өйгә чакырып торачак икән. Аннары аңа туган авылы туфрагы тутырылган савыт тоттырдылар. Денис үзенең ярты җаны биредә калганын аңлатып, капкага чәчәкләр бәйләмен кадаклады, хезмәттән кайткач, мич ягып, чәй кайнатыр өчен утын ярып, өйгә ташып куйды. Денисны армия хезмәтенә озату чарасы бик күңелле үтте. Авылдашлары аңа бертавыштан: “Тиздән исән-сау күрешергә язсын!” - дигән теләкләрен юллап таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836