#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яратып, матур итеп башкара

последние и лучшие новости искусства в мире

46-2Өлкәбезнең “Яңарыш” газетасында чирек гасырга якын хезмәт иткән Нәсимә Вәли кызы Ташбулатова бу арада гомер бәйрәме – юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.

Нәсимә газетадагы хезмәт юлын 1994 елда оператор-хәреф җыючы булып башлап җибәрде. Әле яңа гына аякка басып килгән басмага аның кебек татар теле грамматикасын ныклы белгән белгечләр бик кирәк чор. Шуңа да, текстларны җыю белән бергә, кулъязмалардагы хаталарны төзәтеп тә бара ул. Отпускага киткән корректор өчен эшләп тору да бернинди кыенлык тудырмый. Соңыннанрак бу вазифа да аңа ышанып тапшырыла. “Орфографик хаталар белән бергә, аның төп бурычы булмаса да, стилистик ялгышлыкларны да төзәтә.

Нәсимә Вәли кызы татар һәм рус телләре грамматикасын яхшы белә. Вазифасы буенча аңа хәбәрчеләребез хатлары, алардагы аңлашылмый торган язулар белән эшләргә туры килә. Аларны сабыр гына, җентекләп җыеп, җиренә җиткереп тапшыра”, - дип язылган аның характеристикасында. Ә инде хөрмәтле дустыбыз, педагогик хезмәт ветераны Люция Хәбибуллина: “Аның эшчәнлеге турында нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә аз сыман, - дигән иде бер мәкаләсендә. – Үз эшенең остасы, чын мәгънәсендә компьютер, мәгълүматлаштыру технологияләре буенча тирән белемле, һәр эшне җиренә җиткереп, яратып, матур итеп башкара. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән Нәсимә гадилеге һәм ягымлылыгы белән кешеләрне үзенә тартып тора. Югары сыйфатлы эше, тыйнаклыгы өчен ул бүгенге көндә “Яңарыш”ның таянычы булып тора, газета укучыларның, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды. “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләрен бер теләк, бер омтылыш берләштерә: милләтебезгә хезмәт итү, аны агарту, мәгърифәтле итү, мәдәниятен, газиз туган телне үстерүгә өлеш кертү, милли үзаңны үстерү”.

Нәсимәнең ике дистә елдан артык “Яңарыш”та эшләү дәверендә нәкъ шул теләк, омтылышларда үз хезмәте белән зур өлеш кертүе бәхәссез. Ул буш вакытында язган мәкаләләр дә фикерне төгәл ачып бирүе, грамоталы булуы белән дә аерылып торалар. Атна саен басмага әзерләнгән газета санын әзерләүдә ул тиз арада җыеп биргән, җентекләп тикшергән материалларның роле зур. Корректорга аеруча игътибарлы булу сорала, чөнки бер хата да аңлашылмаучылыкка китерергә мөмкин. Укучыларыбыз язмалар аша туган телебезнең байлыгын тоялар, сүзләрнең язылышын өйрәнәләр. Озак еллар җаваплы хезмәте өчен Нәсимә Вәли кызы Төмән өлкәсе губернаторы С.Собянинның Мактау грамотасына, өлкә Думасының Рәхмәт хатына, Бөтендөнья татар Конгрессы, өлкә хакимияте, журналистлар берлеге, Татарстан Республикасы президенты, мәдәният министрлыгы бүләкләренә ия булды.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсимә Ташбулатованы ихлас йөрәктән матур бәйрәме – 50 яшь тулган көне белән тәбриклибез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, хатын-кыз бәхете, шатлык-куанычлар һәм озын гомер телибез. Киләчәктә дә булганына шөкер кылып, тырыш хезмәт җимешләренә куанып, муллыкта яшәргә, эшләргә язсын. Күңеле саф, хисләре эчкерсез, хыяллары якты һәм матур булсын.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836