Материалы

“Исламда социаль хезмәт” регионара конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

46-37 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә мөселман дини оешмалары координацион советы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мөселман диния нәзарәте, “Ислам мәгърифәт үзәге” өлкә дини оешмасы, “Хәләл” өлкә мөселман яшьләре ассоциациясе, Төмән дәүләт университеты, татар мәдәният үзәге оештыруында “Исламда социаль хезмәт” регионара фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны өлкә “Ислам мәгърифәт үзәге” директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов җитәкләде. Биредә өлкәнең төрле татар авылларыннан Ислам мәгърифәт үзәгенә дини белемнәрен күтәрү буенча үткәрелгән 4 көнлек курсларда булган шәкертләр дә катнаштылар.

Изге эш, гадәттәгечә, Коръән аятьләре белән башланып китте. Пленар утырышта Мәскәү, Казан, өлкәнең көньяк һәм төньяк шәһәрләреннән килгән конференция делегатларын сәламләп өлкә мөселман диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, РФнең мөселман диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселман диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов, Ханты-Манси автоном округы мөселман диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе, Сургут шәһәр мөселман дини оешмасының имам-хатыйбы Камил Саматов чыгыш ясадылар. Евгений Михайлович өлкә губернаторы Александр Моорның котлау сүзләрен җиткергәннән соң: “Без, Россиядә яшәүчеләр, төрле телдә сөйләшүче зур бер гаиләне тәшкил итәбез. Ә гаиләдә һәрвакыт тынычлык булырга һәм үзара аралашып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез. Бүгенге фәнни конференция темасы бик мөһим, һәрберебездән җитдилек, зур җаваплылык һәм төптән уйлап эш итүне таләп итә”, - диде. Рушан хәзрәт Аббясов Россия мөселманнары мөфтие шәех Равил Гайнетдиннең җылы теләкләрен әйтеп, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ул февраль аенда “Россия мөселманнарының социаль тәгълиматларын гамәлгә ашыру” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганын әйтеп, фәнни хезмәтенең эчтәлеге белән таныштырды. Камил хәзрәт Саматов үз җирлекләрендә нинди эшләр башкарганнары турында сөйләп, мәктәп укучылары, студентлар белән экстремизм, террорчылыкка каршы нинди эшләр алып барылганын ассызыклап үтте. Фәнни докладлар белән өлкә мөселман диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков, Казан шәһәренең “Ярдәм” хәйрия фондының башкарма директоры Лирия Кусайманова, “Россия мөселман хатын-кызлары бердәмлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина, РФнең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, Төмән өлкәсе епискобының тулы хокуклы вәкиле, епископ Сергей Лавренов,46-2 Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов һәм педагог-психолог Ольга Пушкаревич чыгыш ясадылар. Һәм алар делегатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Конференциянең төп максаты – Россия Федерациясе һәм өлкә мөселман дини һәм иҗтимагый оешмаларның социаль-мөһим тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм тарату, шулай ук Төмән өлкәсе мөселман оешмаларының башкарган перспективалы хезмәт юнәлешләре турында фикер алышу иде. Һәр докладчы үзенең чыгышын әлеге максатка таянып әзерләгән, шуңа делегатлар бик күп файдалы яңа мәгълүмат тупладылар. Ахырда, өстәмә тәкъдимнәр кертеп, бертавыштан резолюция кабул ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума