#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышыбызның алтын баганасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәбәр салып тормыйча гына, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында яшәүче Нәркәс апа Нәбиуллинаның хәлен белешергә кереп чыктык. Яшьрәк чагында үзе редакциягә килеп, безнең хәлне сорашып, мәкаләләрен китерә иде. Аның язмалары “Яңарыш” газетасының беренче көненнән диярлек басыла башлады. Милләтебезнең язмышын, халкыбызның проблемаларын чагылдырып, туган тел, гореф-гадәтләребез, авыл халкының тормышын, үрнәк алырлык гаиләләр турында Нәркәс апа даими рәвештә язып килә.

Сентябрь аеның башы, көн кояшлы иде. Көтмәгәндә Нәркәс апага килеп кергәндә, ул алъяпкычларын киеп, кухняда нидер эшләп йөрүен күреп, сөенеп куйдым.

Картлык бит төрле кешегә төрлечә килә. Мине күргәч, ул да аптырап китте. Тиздән 90 яше тулуга карамастан, әбиебез әле Аллага шөкер дип уйлап куйдым. Көн әйбәт булгач, өйдә утырасы килми, без дә өй бакчасына чыктык. Гладиолус чәчәкләре шундый матур атканнар, күз явын алып, үзләренә генә каратып торалар.

Нәркәс апаның зиһене бик яхшы, яшьләрне көнләштерерлек. “Син тыңла, мин сөйлим”, - диде ул.

Нәркәс Мәкъсүд кызы 1928 елның 28 ноябрендә Ялутор районы, Аслана авылында туган. Әнисе Кайнәт анда 8 ел укытучы булып эшләгән, берничә еллардан соң алар Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылына әйләнеп кайталар. Анда мәктәпне тәмамлап, Казанлы авылына күчкәннәрендә, Нәркәс апа инде Тубыл педагогия училищесында укып йөри. Тик аңа читтән торып белем алырга туры килә. Чөнки мәктәпләрдә укытучылар җитешми, Нәркәс апа башлангыч сыйныфларда укыта башлый.

Педучилищены тәмамлагач, 1950-1952 елларда Төмән укытучылар институты каршында ачылган рус теле бүлегендә белем ала һәм мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта.

Нәркәс апа әнисеннән мәктәптә, халык арасында җәмәгать эшләрен башкару, эш, тормышта үрнәк алып үсә. Әлбәттә, алма агачыннан ерак төшми. Замананың иң яхшы укытучысы 30 еллык эш стажы белән мәктәптә эшли һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша, партия кушканнарны җиренә җиткереп башкара.

Нәркәс апа Нәбиуллина турында Л.Хәбибуллинаның “Себердә татар мәгарифе” (ХХ гасыр) дигән китабыннан өзек тәкъдим итәбез:

“Нәркәс Мәкъсүд кызы Нәбиуллина, 1978 елда укытучыларның Y өлкә съезды делегаты, биредә аңа эштәге уңышлары өчен тәбрикләү хаты тапшырыла. Биш мәртәбә Түбән Тәүде районы “Белем” җәмгыяте конференциясенә делегат итеп сайлана. 1965 елдан 1980 елгача 7 мәртәбә район партия конференциясенә делегат, I өлкә татар-казах хатын-кызлары съезды делегаты. Ул педагогик хезмәт ветераны, «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” медале белән бүләкләнә». Нәркәс апаның бүгенге көндә дә акылына көнләшерлек. Ул әле дә сафта. Тик олыгайгач, йөрүләр генә кыенлаша. Әлбәттә, без шундый актив, тугрылыклы хәбәрчеләребезне сагынабыз, юксынабыз, юбилейлар саен барып хәлләрен белеп киләбез.

Бүгенге көндә дә заманадан артта калмыйча, омтылыш белән яши Нәркәс апа. Әниле-кызлы Кайнәт Якубова, Нәркәс Нәбиуллина исемнәре күренекле җәмәгать эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр дигән исем белән ХХ гасыр мәгърифәтчелек тарихына теркәлделәр.

Менә шундый чын укытучы исеменә лаек булган, хөрмәтле Нәркәс апа кебек горурланып сөйләрлек мөгаллимәләребез тормышыбызның алтын баганасы булып торалар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836