#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Переходящее знамя губернатора вручили Ярковскому району. Яркәү районы Төмән өлкәсенең өч авыл хуҗалыгы зонасы районнары арасында иң югары күрсәткечләргә иреште. Хезмәт уңышлары өчен өлкә губернаторы Александр Моор күчмә байракны Яркәү районы игенчеләренә тапшырды. Җиңү өчен районга диплом һәм акчалата премия бирделәр. Беренче авыл хуҗалыгы зонасында җиңүне Заводоуковск шәһәр округы бәйрәмләде.

* * *

В Тюмени началась очистка озера Алебашево. Проект федераль казнадан финанслана. “Без гамәлдәге экологик эшләр планына үзгәрешләр кертергә тиеш. Бер үк вакытта берничәне эшләгәнче, тиз арада бер объектны ясау һәм икенчесенә күчү яхшырак. Әгәр Лебяжье күлен чистартуга җибәрелгән акчаны Алебашевога тотынсак, Төмән үзәгендә тизрәк яхшы ял зонасын булдырачакбыз», - дип сөйләде губернатор.

* * *

Медицинский туризм: в Тюменскую область будут приезжать со всей страны за сибирским здоровьем. Төмән регионында кешеләрне ныгыту һәм комплекслы дәвалау буенча бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Бүген өлкәдә авыр хирургия операцияләре ясау өчен югары квалификацияле табиблар, заманча медицина җиһазлары бар. Пациентларга медицина ярдәме алырга шартлар тудырылган. Монда диагноз кую, авыруны иртән табу, регионның иң яхшы санаторийларында операциядән соң реабилитация үтү керә. “Медицина шәһәре” – Урал федераль округында онкологик юнәлештәге иң зур комплекс. Төмән өлкәсендә 18 санаторий, 17 термаль чыганак, 51 ял базасы эшли һәм башкасы.

* * *

Агрофирма “КРиММ” налаживает сотрудничество с Узбекистаном. “КРиММ” агрофирмасының уңышы төрле юнәлешләрдә тарала. Бәрәңгенең һәм башка яшелчәләрнең яртысы Урта Азия илләренә озатыла, шул исәптән Үзбәкстанга да. Генераль директор Г.Рязанов әйтүенчә, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Җылы якка - бәрәңге, Төмән өлкәсенә – төче чия (черешня), коры җиләк-җимеш, кышын – яшел суган, сарымсак һәм алмалар җибәреләчәк.

* * *

Строительство аэропорта в Тобольске может начаться уже в декабре. Һава аланын дәүләт-шәхси партнерлык кысасында төзергә уйлыйлар. Төмән өлкәсендә икенче халыкара аэропортны Тубылда салачаклар. 1 декабрьдән булачак аэропортка юл ясый башлаячаклар. Яртысы хәрәкәттәге магистраль буенча узачак, ә икенче өлешен нульдән башларга туры киләчәк. Объектны төзүгә төп заказ бирүче “Сибур” - Россиядәге зур компания. Аның берничә заводы Тубылда урнашкан, шулар арасында “Тубыл-полимер”. 2013 елның 15 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин Тубылга килгәч, аэропорт салырга кирәклеге турында әйткән иде.

* * *

Для жителей Арктики разработали улучшающие память конфеты. Төмән индустриаль университеты галимнәре нефть-газ тармагындагы эшкәртүләрдән тыш азык-төлек индустриясе өлкәсендәге инновацияләр белән шөгыльләнә башладылар. Монда арктик регион халкы өчен махсус макро һәм микроэлементлар белән азык-төлек эшкәртәләр. Алар төньяк өчен бик мөһим. Галимнәр эшләрендә табигый чималны гына кулланалар: җиләк-җимеш, бал, чикләвек, яшелчәләр, сыер, кәҗә сөтләре һәм башкасы.

 

* * *

Тюменские прицепы будут использовать при добыче руды. “САВ” Төмән заводы 60 тонна йөк күтәрүче тагылма – үз бушаткыч эшкәртте. Аны аеруча авыр шартларда эксплуатациялиләр, сибелүчән йөк ташу өчен билгеләнгән, мәсәлән, тимер рудасы өчен. Хәзерге көндә инновацион техниканың тәҗрибә өлгесе сынауны Якутиядә уза һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Проект Төмән өлкәсе хөкүмәте бүлеп биргән субсидия ярдәме аша үсә. Инвестицион политика һәм эшкуарлыкка дәүләт ярдәм күрсәтү өлкә департаменты 2017-2018 елларда регионның 7 производство компаниясенә инновацион проектларны үстерү өчен субсидия бирде.

* * *

Житель Тюменской области выиграл 2 000 000 рублей в лотерее. “Торак лотереясы”ның 301нче тиражының бәхетле билетын ул Ижевск шәһәреннән отпуск ялыннан алып кайта. Егет Төмән өлкәсе клиникаларының берсендә теш технигы булып эшли. Берникадәр вакыттан соң моның турында оныта, әмма аңа зур отыш турында СМС килә. Ул башта отыш нәтиҗәләрен официаль сайтта карый, соңыннан акчаны тулы күләмдә ала.

* * *

Опасные игры на тонком льду: тюменцев будут штрафовать за игры и прогулки на едва замёрзших водоёмах. Бүгенге көндә Төмән сулыкларындагы (водоемы) бозның калынлыгы 3-4 сантиметр гына, куркынычсыз хәрәкәт өчен ике тапкырга артыграк булырга тиеш. Чиктән тыш хәлләр министрлыгы һәм шәһәр хакимияте сулыкларда даими рейдлар уздыралар. Юка боз өстеннән йөрү хәзер куркыныч, шуңа күрә кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләре белән тыелган. Кагыйдә бозучыларны штраф көтә. Ул 100-500 сумны тәшкил итә.

* * *

Тюменские ЛПХ получат материальную поддержку от регионального правительства. Регион хөкүмәте президиумының чираттагы утырышы уздырылды. Аны өлкә губернаторы Александр Моор үткәрде. Эш барышында регион башлыгы өлкә казнасыннан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына булышлык күрсәтү өчен акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Армизон, Ишим, Сладково, Төмән, Упорово, Яркәү районнары хакимиятләренә, Голышманово шәһәр округына акча күчерелде. Ул фермерларга банк кредит буенча процентны түләүгә чыгымын компенсацияләү өчен китәчәк.

* * *

Туристический бренд Тюменской области завоевал сердца путешественников из разных стран мира. Туристик бренд – регионның йөзе, шуңа күрә РФ субъектларының күбесе аңа зур игътибар бирә. Төмән өлкәсе туристик бренды 2017 ел азагында барлыкка килде. Ул зур имидж халыкара күргәзмәләрдә презентацияләнде. Туристик бренд Россия регионнары кешеләренә генә түгел, дөньяның төрле илләр сәяхәтчеләренә хуш килде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836