Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында гомер итүче педагогик хезмәт ветераны, актив хәбәрчебез Нәркәс Мәкъсүд кызы Нәбиуллинага 18 ноябрьдә 90 яшь тула.
Хөрмәтле дустыбыз
Нәркәс Мәкъсүд кызы!
Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Газета өлкә халкын сөендерә башлаганнан бирле сез аның якын дусты, хәбәрчесе булып торасыз. Сезнең төпле, зирәк киңәшләрегез, акыллы фикерләрегез безгә һәрчак ярдәм итә, эчтәлекле хатларыгыз укучылар күңеленә хуш килә. Сез истәлекләр белән мавыкмыйчан, артык җәелеп китмичән, гел төп мәгънәне генә уртага салган, кыска, уйландырырлык, фикерле язмаларыгыз белән куандырасыз.
Сәламәт булып, авырлыклар күрми яшәргә язсын үзегезгә. Һәрвакыт шулай максатчан, гадел, кешелекле булып калыгыз. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, миһербанлы, олы җанлы сезнең кебек дустыбыз булуга горурланабыз. Озак яшәгез!
Гаиләгездә бәхет тулы – мактанырлык,
Балаларыгыз зирәк, уңган – таң калырлык.
Туган көнгә сезгә теләк – саулык, бәхет,
Киләчәктә имин тормыш, тигез картлык.
Сезгә олы ихтирам белән “Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” берләшмәсе әгъзалары.