Материалы

Пәйгамбәребезне зурлау – саваплы булу

последние и лучшие новости искусства в мире

46-3Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә мөселман дини идарәсе оештыруында, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәмендә үзәкнең зур матур залында Мәүлид бәйрәме булып үтте. Һәрвакыттагыча өстәлләр артында өлкән абый-апалар белән бергә балалар да шактый күренә иде. Һәр хатын-кызга өлкәбездәге Дагыстан якташлыгы вәкилләре роза чәчәге бүләк иттеләр.

Чараны ачып Данил хәзрәт Низямов Коръән сүрәләрен укып китте. Аннары алып баручылар – Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин сәхнәгә өлкә диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковны чакырдылар.

Ул Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с.гә рәхмәтләрен һәм догаларын юллап, кунакларга Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн булуын белдереп, бәйрәм белән котлады. Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсуповны Россия Мөфтиләр советы үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасының “Рухи бердәмлек өчен” дигән медале белән бүләкләде. Тагын да Мәүлид бәйрәме белән чакырылган кунаклар: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Александр Шевелев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина, район татар автономиясе әйдәүчесе Альберт Алтынгузин, өлкә казах милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Есенгали Ибраев, өлкәдәге Дагыстан якташлыгы җитәкчесе урынбасары Камалетдин Рәсүлов котладылар. Тәбрикләүләр якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балалар, өлкәннәр, Ямбайның Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчетенә йөрүчеләр, Екатеринбург каласындагы Дагыстан якташлыгы вәкиле башкаруында пәйгамбәребезгә багышланган Коръән сүрәләре, шигырьләр, җырлар, салаватлар белән үрелеп барды.

Балалар өчен Искәндәр хәзрәт белән ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев викторина да үткәрделәр, сабыйларның һәркайсына бүләкләр бирелде.

Әлеге бәйрәмнең төп сәбәпчесе Мөхәммәт Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы турында өлкә дини идарәсе мөфтие ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков эчтәлекле, күңелдә калырлык итеп сөйләде. 46-4Чара бергәләшеп салават әйтеп, дога кылып, оештыручылар әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланып тәмамланды. Күңелләрдә дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле пәйгамбәребезнең дөньяга килү көненә карата аерым бер хөрмәт, ихтирам уянды, аңа кагылышлы яңа белемнәр тупладык, ислам динебезнең берләштерүче, тынычлык алып килүче дин булуына төшендек. Бер ай дәвамында барырга тиешле пәйгамбәребезне зурлаучы шушындый чаралар чиксез саваплар алып киләсен аңладык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Кәлил КАБДЕЛВАХИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума