“Яшь буын” оешмасы 20 еллыгын бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

46-20Форумда катнашкан кунаклар автобуска утырып, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенә килделәр. Аларны биредә “Яшь буын” оешмасының 20 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтәр өчен мәдәният хезмәткәрләре сый тулы өстәлләр, концерт программасы әзерләп көтәләр иде. Үзәккә килеп керүчеләрне Ислам Сафин үзенең “Вак бәлеш” ансамбле балалары белән җырлап-биеп каршылап торды. Бәйрәм чарасы концертлар залында барды. Тамашачылар игътибарына “Яшь буын” оешмасының соңгы елларда нинди эшләр башкарганын чагылдырган видеоролик тәкъдим ителде. Аннары бүгенге көндә оешманы лаеклы рәвештә җитәкләгән Фәрид Корманов сәхнәгә менеп тамашачыларны сәламләде һәм сүзне әлеге оешманы төзүче филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, аннан соң оешманы җитәкләгән Наилә Әхтәмова белән Юлия Касыймовага бирде.

Алар яшьләргә аралашып яшәргә, замана таләп иткән яңа проектлар дөньяга ашырырга һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Бәйрәм тәбрикләүләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшыру һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Өлкә Думасы депутатлары Иван Левченко белән Юрий Юхневич оешмага кыйммәтле музыка аппаратурасы бүләк иттеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума