#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Переход Тюменской области на цифровое ТВ получил высокую оценку кабинета министров. Төмән өлкәсе цифрлы телевидениега 2019 елның 15 апрелендә күчте. Губернатор Александр Моор кушуы буенча нәтиҗәле эшләү өчен махсус штаб эшләде. Штаб әгъзалары оператив режимда муниципалитетлардагы эшне координацияләделәр, кайнар линиягә кергән сорауларны анализладылар. Цифрлы телевидениене мөстәкыйль рәвештә көйли алмаганнарга волонтерлар ярдәм итте. Ветераннарга, ялгыз пенсионерларга һәм башка ташламалы категорияле гражданнарга җиһазлар сатып алуга адреслы социаль ярдәм күрсәтелде.

* * *

Двадцать миллионов саженцев хвойных деревьев вырастили в Тюменской области в 2019 году. Урман питомникларында һәм теплицаларда, шул исәптән, 1 млн 644 мең Себер чыршысы, 18 млн 415 мең гади нарат үстерелгән. Теплицаларда гадәти 2 млн 156 мең нарат үсентесе булдырылган, алар 2020 елның язында урман-культура мәйданнарына утыртылачак. Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен ылыслы агачлар үсентеләрен ябык теплицаларда һәм басуларда – урман питомникларында үстерәләр. Теплицалар Төмән, Вагай, Тубыл, Исәт, Упорово, Түбән Тәүде районнарында урнашкан. Урман питомниклары 22 урманчылыкның 18ендә урын алган.

* * *

Тюменские нейрохирурги помогают бороться с болезнью Паркинсона. Төмәндәге нейрохирургиянең федераль үзәге нейрохирурглары көчәя барган Паркинсон авыруы булган пациентларга нормаль   тормышка кайтырга булышалар. Алар көч алган симптомнарны киметү өчен кулланылган баш мие тирән стимуляция системасын урнаштыралар. Шунысын әйтик, операция ысулы консерватив дәваланудан нәтиҗә булмаган вакытта гына күрсәтелгән.

* * *

Областная столица прирастает новорожденными. Төмән хакимиятенең ЗАГС комитеты мәгълүматлары буенча, ел башыннан шәһәрдә 10 905 сабый туган. Октябрь аенда гына да 1 243 туганлык акты теркәлгән, бу былтыргы чор белән чагыштырганда 82 балага күбрәк.

* * *

Тюменские дороги лучшие в стране. “Дорожная инспекция ОНФ/Карта убитых дорог” проекты экспертлары рейдлар үткәрделәр, регионнарда юлларның торышын бәяләделәр. Төмән юллары өченче тапкыр Россиядә иң сыйфатлы дип танылды. Быел җәмәгатьчеләр “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты кысасында ремонтланган юлларның сыйфатын тикшерделәр.

* * *

Тюменцам раздали светоотражающие браслеты, которые смогут спасти жизнь. Төмән өлкәсе “Күрү “5”легә!” “Газпромнефть” челтәре оештырган һәм дәүләт автомобиль инспекциясе ярдәм иткән бөтенроссия акциясенә кушылды. Төмәннең өч автозаправкаларында ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре килүчеләргә яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырдылар һәм тәүлекнең караңгы вакытында юлларда куркынычсызлык турында сөйләделәр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836