Материалы

Вәлитовлар династиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

46-1Безнең әти Азат Риза улы Вәлитов - сугыш чоры баласы. Ул зур 12 балалы гаиләдә бишенче булып 1943 елның 19 апрелендә, нәкъ Бөек Ватан сугышының кызган вакытында дөньяга килгән, ачлык, ялангачлыкны кичергән.

Әтиебез 15 яшендә гаиләгә булышырга дип “Путь к коммунизму” колхозына эшкә керә, аны бик зур “Сталинец-6” комбайнына ярдәмче итеп билгелиләр. Урак уру вакыты тәмамлангач, 15 яшьлек әтине МТСка тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Ул ике ярым айда курсларны тәмамлый һәм Армия сафларына алынганчы, дүрт ярым ел тракторда эшләп өлгерә. Колхозда эшләү өчен акча түгел, ашлык белән түләгәннәр.

Әти ел саен тонналап ашлык алган. Ул беренче ашлык алганда, әнисе: “Икмәк ашый торган вакытыбыз да җиткән икән”, - дип түзми елап җибәргән.

1962 елда дөнья хәлләре авырая - Кариб кризисы башлана. 1962 елның октябрь аенда әтине бернинди чакырусыз армия сафларына алалар. Ул Эстониягә Азери поселогындагы куркынычсызлык комитеты курсына укырга китә. Курсларны тәмамлагач, дөнья хәлләре яхшы якка үзгәргәч, әтине Латвиягә чик сакчылары гаскәренә хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул беренче елда ук “Совет Армиясе отличнигы” билгесе һәм бик күп Мактау грамоталары, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә XX ел” медале белән бүләкләнә. Әти өч ел буенча чик буе заставасында Мактау тактасыннан төшми.

1965 елның сентябрь аенда хезмәт итеп өенә кайткач, әнисе: “Балам, әйдә сиңа бернәрсә күрсәтәм, - ди һәм аны амбарга алып керә. – Менә өч ел буена син эшләп киткән ашлыкны без әле дә ашап бетермәгән”.

Әтине милициягә хезмәт итәргә чакыралар. Ул әти-әнисе белән киңәшеп, эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Аны шул ук елда, ике ай үткәч, Яркәү районы эчке эшләр бүлегенең паспорт-виза хезмәте начальнигы итеп билгелиләр. Ул Төмән өлкәсендә иң соңгы урында булган бүлекне тугыз ай эчендә беренче урынга күтәрә.

1968 елда Төмән өлкәсенең Ямал-Ненец округында чик сакчылары зонасы ачыла. Безнең әтигә идарә начальнигы Юрий Рытиков: “Азат Ризович, ты в пограничных войсках служил – это твоя стихия, давай езжай и организуй работу совместно с работниками госбезопасности”, - ди. Аны үзенең боерыгы белән Ямал-Ненец автоном округына җибәрә. Ул эшләрне уңышлы башкарганнан соң, 1974 елның августында СССРның Министрлар советы яңа карар чыгара. Совет халкына яңа бланкта паспортлар бирергә!

Әтине 1974 елда Төмәнгә күчерәләр. 1996 елда майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыкса да, эшне ташламый. Аның барлык эш стажы - 60 ел. Ул сәламәтлегенә һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, бакчада яшелчәләр һәм төрле җимешләр үстереп безне шатландыра.

Әтине эчке эшләр министрлыгында тырышлыгы өчен төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, орден, медальләр, төрле бүләкләр белән бүләклиләр, барысын да язып булмый. Ул – “Милиция отличнигы”, “Эчке эшләр атказанган ветераны”, “Хезмәт ветераны”. Аның балалары да үз юлын сайлаганнар. Зур энем Марат, әтисе шикелле, чик сакчылары хезмәтен тәмамлагач, «ОМОН РОСОМАХА” оешмасына урнаша һәм иң беренче булып Чечен Республикасын дошманнардан коткарыр өчен командировкага җибәрелә. Ул да күп бүләкләргә ия.

Кечкенә энем Ринат Төмән юридик институтын тәмамлагач, милициядә, соңыннан полициядә хезмәт итә. Ул 2020 елда өлкән лейтенант дәрәҗәсендә мактаулы исемнәр белән лаеклы ялга чыга. Вәлитовларның МВД династиясен оныгы Тимур дәвам итә.

Безнең әти дин эшләрендә дә зур өлеш керткән. Аны 1999 елда Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең мөфтие Нәфигулла Аширов Төмән өлкәсе буенча управляющий итеп сайлый. Әти Хәмзә Колчак улы Биктимиров белән “Мәхәллә” оешмасын төзеп, Төмәндә мөселман зиратына һәм Мельникайте урамында мәчет төзергә җир алалар. Бер елда 22 мәхәллә оештыра. Шулай ук Каскара бройлер фабрикасында директор белән киңәшеп, хәләл тавык чыгаруны оештыра.

Әти турында күп язарга була. Мин Вәлитовлар династиясе белән горурланам.

Кызы Фәридә ГАФФАРОВА (ВӘЛИТОВА).
Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума