#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Коронавирустан соң ничек тернәкләнергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Коронавирус белән чирләү генә түгел, авырып терелгәч яшәү дә авыр.

Ковид белән күзгә-күз очрашкан кешеләрнең күбесеннән әнә шул фикерне ишетергә туры килә. Әлеге чирдән соң аякка баскан һәр өч кешенең берсе өзлегә, ди белгечләр. Аны булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Ковидтан соңгы тормыш нинди булырга тиеш? Медицина фәннәре кандидаты Ольга Малинина коронавирустан терелүчеләргә киңәшләрен бирде.

* Коронавирус белән авырган һәр биш кешенең берсендә ковид кичергәннән соң барлыкка килгән синдром (постковидный синдром) күзәтелә. Андый чакта кеше үзендә иң беренче чиратта хәлсезлек сизә. Хәтере начараю, фикерен туплый алмау, ярсучанга әйләнү яки, киресенчә, төшенкелеккә бирелү, баш әйләнү, аппетит югалудан зарланучы, йокысызлыктан интегүчеләр дә очрый.

* Коронавирусны еш кына грипп белән чагыштыралар. Әмма иң аянычы шул: гриппның иң катлаулы төре белән авырган кеше дә, ике атна дигәндә тулысынча терелеп, аякка баса ала. Ә ковидтан соң тулысынча тернәкләнеп аякка басу өчен, тәҗрибә күрсәткәнчә, кешегә, ким дигәндә, өч ай вакыт кирәк.

* Коронавирус баш миенең йомшак тышчасына да йогынты ясый ала. Шул сәбәпле кешенең кәефе булмый, ул төшенкелеккә бирелә. Шуңа күрә якыннары аның үз-үзен тотышын аңлап кабул итәргә, хәленә керергә тиеш.

* Коронавирус белән авырып терелгән кеше өчен саф һавада йөрү нормага әверелсен иде. Аңа вакытыңны кызганырга ярамый. Йөрүнең дә рәте бар. Баштагы чорда хәрәкәтләр салмак, акрын булырга тиеш. Тора-бара хәрәкәтләрне тизләтеп, Скандинавия алымы белән йөрүгә күчсәң дә була.

* Хастаханәдән чыккач, бер ел эчендә үпкәләргә тагын бер кат компьютер томографиясе уздыру комачауламас. Чирдән соңгы өзлегүләрне бары шуның ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. Коронавирус белән авырып терелгән кешеләргә ел дәвамында өч тапкыр ЭКГ ясатырга, гомуми кан һәм сидек анализы да тапшырырга киңәш итәбез.

* Ковидтан соң тизрәк аякка басыйм дисәң, туклануга да игътибар итәргә кирәк. Ул аксым һәм майларга бай булырга тиеш. Ник дигәндә, коронавирус белән авырганда организм бик күп аксым югалта. Майлар исә үпкәләрнең тулы куәткә эшләвен тәэмин итә, альвеолаларга укмашырга ирек бирми. Авырып терелгәннән соң өч ай дәвамында поливитаминнар эчү дә комачауламас.

* Коронавирус кешенең йокы режимына да зур йогынты ясый. Авырып терелгәннән соң өч көн йокысызлыктан интегү норма санала. Аннан ары да йокыга китә алмый тилмерсәгез, кичекмәстән табибка күренеп, дәваланырга кирәк.

* Коронавирус кичергән кеше тыны кысылудан да интегергә мөмкин. Бу аңлашыла да, ковид белән авырып терелгәннән соң үпкәдә төерләр (фиброз) кала. Ә бу кешенең сулыш алу рәвешенә йогынты ясый. Шуңа күрә тын кысылудан котылу өчен, үпкәләргә махсус сулау күнегүләре ясап та ярдәм итәргә онытмагыз. Әмма аларны бары тик табиб белән киңәшләшкәч, күнегүләрнең ул билгеләгән төрләрен генә ясарга ярый.

“Ватаным Татарстан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836