Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендә эш сәфәре барышында "Яңарыш" татар газетасы редакциясендә дә булды.
Аның белән бергә килгән Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Ришат Гайнанов, Конгрессның өлкәдәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровны да җылы итеп каршы алдык.
Хөрмәтле кунаклар редакциябез белән танышканнан соң, баш редактор Алсу Сәгыйтова хезмәткәрләр, эшебез, уңышларыбыз турында сөйләде. Тарихыбыз, хәбәрчеләребез турында фильмнан өзек күрсәтте.
Аннары Васил Габтелгаяз улы газета эшенә кагылышлы үз фикерләрен белдерде. Төмән өлкәсендә татарларның күп яшәве, милли иҗтимагый оешмаларның да күп булуын искә алды. Бердәнбер татар газетасының тиражын арттыруда, аның тормышында бергәләшеп алып барылган эш зур нәтиҗә бирер иде диде. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Бөтендөнья татар Конгрессы сайтыннан яңалыкларны, татарларның тормышы турында биреп баруыбызны сорады. Халкыбызның илнең төрле төбәкләрендә тырышып хезмәт итүен, татарларның күп булуын һәркем белеп торсын, үзен ялгыз сизмәсен, диде Васил Шәйхразыев.
"Татар милли ашлары" һәм "Татар дөньясы" исемле затлы калын китаплар бүләк итте. Алсу Мөхәммәтәмин кызы да, үз чиратында, "Яңарыш"ның истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Гөлнур ВӘЛИЕВА