Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бүген Төмән шәһәренең "Татар мәдәнияте үзәге" мәдәни-белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кунак булды. Очрашуның оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров иде.
Үзәк хезмәткәрләре заллар буенча тулы экскурсия уздырдылар, учреждение эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләделәр. Билгеле булганча, бүген үзәктә халык иҗатын саклау һәм үстерү максатыннан "Хәзинә" татар костюмы һәм декоратив-гамәли сәнгать студиясе эшли. Иҗат берләшмәләре төрле яшьтәге кешеләрне колач ала. Алар арасында үзәктә "Бәйрәм" балалар вокаль ансамбле, "Аккош" татар-башкорт биюенең хореография студиясе шөгыльләнә.