Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ Төмән өлкәсенә сәфәре барышында, Ямбай авылының музеенда булды, шулай ук авылның тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты.
Аннары сәфәрләре Төмән районының Муллаш авылына таба юл алды. Муллашлылар - кунакчыл, якты йөзле халык. Авыл башында ук бавырсаклар, җыр-бию белән каршы алдылар. Данлыклы "Пышны" ансамбле үзешчәннәре кунакларга себер татарларының туй йоласын күрсәттеләр. Ансамбльнең җитәкчесе - танылган музыка остасы Җәгъфәр Касыймов.
Чарада Милли Шурасы рәисе:
– Илебезнең төрле төбәкләренә килү һәм милләттәшләребез белән очрашып, халкыбызның милли җырларын башкара алу мөмкинлеге – милләтебезнең чын бәхете. Ихлас, киң күңелле, кунакчыл булганыгыз өчен сезгә бик рәхмәтлебез. Сезне Казанда күрергә бит шат булырбыз, – дип билгеләп үтте .
Шулай ук, әлеге коллективка яңа милли костюмнар бүләк итү мәсьәләсе каралды.