#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени открыли три больших центра вакцинации. “Пионер” иҗат һәм спорт сараенда, “Төмән-Дзюдо” олимпия әзерлек үзәгендә, “Геолог” стадионында, болардан тыш, “Тура” һәм “Водник” спорт мәктәпләрендә, “Пламя” балалар-үсмерләр үзәгендә, Ватутина урамы, 1 нче йорттагы гимнастика спорт һәм “Грант” балалар иҗатын үстерү үзәкләрендә ачылды. Сәүдә үзәкләрендәге вакцинация пунктларын яптылар, чөнки хәзер үзәккә керү QR-код аша гына рөхсәт ителә.

* * *

Губернатор Тюменской области назвал ключевые достижения в сфере АПК. “2021 елда Төмән өлкәсендә 1 миллион тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды, кирәк күләмдә комбиазык, бәрәңге хәстәрләнде. Яшелчәләрнең уңышы буенча Төмән өлкәсе Россиядә дүртенче, йомырка салу буенча тугызынчы урыннарны яулады. Беренче тапкыр өлкә халкын яшелчәләр белән тулысынча тәэмин иттек”, - дип сөйләде губернатор Александр Моор. Быел яңа экспорт базарлар ачылды. Регион агропромышленность комплексы продукцияләрен 15 илгә җибәрде.

* * *

По количеству волонтеров Тюменская область занимает второе место в рейтинге среди субъектов УРФО. Төмән югары уку йортлары өлкәдә волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә актив катнаша. Үзбикләнү чорында кыска вакыт эчендә “#цифрлы волонтерлар” проекты тормышка ашырылды. Ә Төмән медуниверситеты волонтерлары “Без бергә” гомумхалык акциясенең башлап тормышка ашыручылары булдылар. Аның асылы – өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга үзбикләнү шартларында азык-төлек, дарулар китерү һәм башкасы.

* * *

В школе Тюменского района открыли медицинский класс. Төмән медицина университеты, Төмән районы хакимиятенең мәгариф идарәсе һәм 19 нчы өлкә шифаханәсе ярдәме белән Боровский урта мәктәбендә махсус медицина классын ачтылар. 10 сыйныфтан алып, мәктәп укучылары медицина уку йортларына керергә булышучы фәннәрне тирәнтен өйрәнәчәкләр.

* * *

Войска Росгвардии пополнились тюменскими призывниками. 200гә якын төмәнледән 16 кеше Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә урнашкан хәрби частьнең шәхси составын әзерләү үзәгендә хезмәт итәчәк. Калган егетләр Уралда, Мәскәүдә һәм Ленинград өлкәләрендә хәрби бурычларын үтәячәкләр.

* * *

Для Тюмени закупят 70 новых автобусов. 2022 елга бюджетка Төмән автобус паркын яңартуга акча бүленәчәк. Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук Төмәннең 1 нче пассажир автотранспорт предприятиесендә санитар таләпләрнең ничек үтәлүен тикшерде. Ул автобусларның эшкәртелүен һәм юылуын бәяләде, медицина кабинетында булды. Быел оешма маршруттагы вак-төяк ватыкларны бетерү өчен техник ярдәм күрсәтү буенча мобиль комплекс сатып алды.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836