Материалы

Янгынга юл куймас өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

Күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре торак секторда профилактик эшчәнлек алып баруны дәвам итәләр.

Җылыту сезоны башлану белән пенсионерлар, хәрәкәте чикләнгән гражданнар, күп балалы гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.

Шушы көннәрдә Каскара муниципаль берәмлегенең Борки һәм Созоново авылларында дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, шәхси йортларда булдылар, халыкка мәгълүмат белешмәлекләре тапшырдылар һәм көзге-кышкы чорда торакта куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрделәр.

Халыкка мич, газ җылыту һәм электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерделәр. Торакларны янгын куркынычсызлыгы предметына тикшерергә, балаларны караусыз калдырмаска, өлкәннәр турында онытмаска һәм янгынга каршы таләпләрне бозган очракта, читтә калмаска чакырдылар. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга икәнен белү генә түгел, янгынга юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү дә мөһим.

МЧС матбугат хезмәте

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума