Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области осенний призыв проходит в обычном штатном режиме. 1 ноябрьдә регионда гражданнарны көзге хәрби хезмәткә чакыру башланды. Өлешчә мобилизацияләү чараларын үткәрү өлкәдә 2022 елның 28 октябрендә тәмамланды. Шул ук көнне повесткалар бирү дә туктатылды. Төмән өлкәсенә куелган бурыч тулысынча үтәлде. Быел көзге хәрби хезмәткә чакыру гадәттән тыш соңарды, әмма норма шул ук хәлдә калды: нәкъ 1 600 кешене туплау көтелә. 2022 елның декабрендә хәрби хезмәткә көзге чакыру тәмамланачак.

* * *

Тюменская область отправила на экспорт 15 тысяч тонн зернобобовых культур. Сүз бодай, арпа, борчак турында бара. Продукцияне Казахстан Республикасы, Азәрбайҗан, Белоруссия һәм Латвия сатып алды. Озату алдыннан кузаклылар импортер-ил таләпләренә туры килү экспертизасын үттеләр, барлык партияләр карантин, фитосанитар хәле турында нәтиҗә алдылар.

* * *

На оснащение учреждений в Тюменской области потратят более 300 миллион рублей. «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проектын реальләштерү кысасында 2022 елның азагынача регионның медицина учреждениеләренә реабилитация җиһазлары кайтачак. Өч дәвалау-реабилитация үзәге һәм ике беренчел звенодагы сәламәтлекне саклау учреждениесе бүлегенә акча бирелде. Мәсәлән, «Градостроитель» дәвалау реабилитация үзәгенә кинезио-механотерапия аппаратлары, функциональ койкалар кайтачак. Проект кысасында 24 нче Яркәү шифаханәсе автопаркына августта «Лада Ларгус» маркасындагы 6 автомобиль кайтты.

* * *

Тюменцы направили мобилизованным землякам более 1 200 писем поддержки. Теләкләр теләгән барлык хатлар сугышчыларга барып җитте. Регионда волонтерлар, доброволецлар, төрле тармактагы ведомстволар хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. «Без бергә» штабы волонтерлары гуманитар булышлык җыялар, телефоннан консультацияләр үткәрәләр. Бер айда активистлар төмәнлеләрдән 500 кг азык-төлек җыйдылар.

* * *

Тюменская область в числе лидеров по количеству тестирований на COVID-19. Ул ЯНАО, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала дүртенче урында. Регионда 100 мең кешегә 308 мең 873 тикшерү үткәрелгән. Өлкәдә 26 лаборатория эшли, ә вирусны тикшерү уртача 24 сәгатьтән артмый. Пандемия вакытында регионда 4 миллион 895 мең тест үткәрелгән. 248 меңнән артык төмәнле инфекция белән авырган.

* * *

За неделю в тюменской экодом «Гудвин» принесли десятки килограммов вторсырья. Экойорт көн саен йөзләгән кунакны һәм шәһәр кешесен җәлеп итә. Төмәнлеләр җыю пунктына дистәләгән килограмм икенчел чимал алып киләләр: гофрокатыргы,макулатура, пластик, пыяла әйберләр, төсле пакетлар һәм батареялар. Җыелган чимал эшкәртергә Санкт-Петербургка җибәрелә.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума