Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел Ялутор районының Калмаклар авылында яшәүче Зөлфирә Шәүкәт кызы белән Илдус Сөләйман улы Сәйфуллиннар һәм аларның якыннары хәтерендә мөһим гаилә вакыйгасы белән истә калыр. Чөнки 2 ноябрь көнне ир белән хатынның Алтын туйларын зурлап билгеләп үттеләр. Сәйфуллиннарга ярты гасыр буена иңне-иңгә куеп яшәү генә түгел, ә шулкадәр еллар дәвамында бер-берсенә карата җылы хисләрен югалтмыйча, бер-берсен кайгыртып, аннары балалары, оныклары, хәзер инде нәбәрәләре турында да кайгырту бәхетен татырга насыйп булды.
Бәхетле гаилә серен ачып йорт хуҗабикәсе Зөлфирә Шәүкәт кызы:"Бу, мөгаен, үзара аңлашып яшәү, сабырлык, түземлек, кичерә белүдәдер. Без бер-беребезгә беркайчан да җитди үпкәләмибез. Кайвакыт бераз бәхәсләшеп, сүзгә килгән чаклар да булды, ләкин үпкәне озакка сузмыйча, онытабыз да, яңадан бергә эшкә тотынабыз”, - дип әйтте.
Илдус Сөләймән улы 1950 елның 29 апрелендә Калмаклар авылында яшәүче күп балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Зөлфирә Шәүкәт кызы күршедәге Яңа Атъял авылында 1953 елның 15 ноябрендә Назыйровлар гаиләсендә дөньяга килә. Ир белән хатын балачактан ук эшкә өйрәнеп үскәннәр, аннары балаларын да шулай итеп тәрбияләгәннәр. Яшьләрнең беренче очрашулары Яңа Атъял клубындагы бию кичәсендә була. Шул көнне бер-берсенә карата барлыка килгән җылы мөнәсәбәт әкренләп җитди хисләргә әверелә. Тиздән алар бер-берсе өчен яратылганнарын аңлап, язмышларын беркетергә карар итәләр.
1973 елның 2 ноябрендә Аслана авыл хакимиятендә яшьләр яңа гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Һәм шул көннән үк алар егетнең әти-әнисе төзегән йортта яши башлыйлар. Бергә яшәүнең беренче көненнән ук яшь пар бер-берсенә ярдәм итеп, иң якын кешесенең җилкәсен тоеп яшәргә тырышалар. Күрәсең, көндәлек тормышта килеп чыккан авырлыкларны уртага салып чишү аларның мөнәсәбәтләрен якынайткан, ныгыткан.
Ир белән хатынның хезмәт эшчәнлекләре даимилек белән аерылып тора. Илдус Сөләйман улы 40 елдан артык туган колхозында шофер булып эшли. Ә Зөлфирә Шәүкәт кызы 30 елдан артык фермада сыер сава. Фидакарь хезмәтләрен түрәләр дә күреп, аларны төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләгәннәр. Сәйфуллиннар гаиләсе бик тырыш, гомер буе ир белән хатын үз хуҗалыкларын тоталар. Лаеклы ялда булуларына карамастан, алар һаман да энергияле, эшсез утырырга яратмыйлар. Шуңа күрә аларның йортлары да каралган, туган нигезләрен идеаль тәртиптә саклыйлар. Алар әти-әни буларак та, тормышта иң уңганнардан булдылар, үзләренең иң яхшы сыйфатларын 5 уллары һәм 2 кызларына тапшырдылар. Балалары үсеп-җитеп, үз гаиләләрен булдыргач, аларга 14 онык һәм 1 нәбәрә бүләк иттеләр. Бәхетле әби белән бабайларын алар үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Бу зур һәм дус гаилә барлык бәйрәмнәрне, чараларны гел бергә үткәрә, авыр минутларда һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар.
Алтын юбилярлар Ватанны саклаучылар белән бай: уллары Ильяр, Илнар, Илфар, Илсур, Линар Ватанга хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә үтәгәннәр. Илсурга Чечняда сугышырга туры килә. Хәзерге вакытта Илфарлары махсус операция зонасында хезмәт итә. Батыр сугышчының әнисе Зөлфирә Шәүкәт кызы, күз яшьләре белән көн саен улларының исән-сау тизрәк кайтуын теләп дога кыла.
Илдус Сөләйман улын һәм Зөлфирә Шәүкәт кызын матур юбилейлары белән котлап сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.