Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Булдыклы, уңган укучым

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл якларында күренекле, хөрмәткә лаек, татар җанлы шәхесләр, шөкер, җитәрлек. Югары дәрәҗәлеләрен өлкәдә күпләр белә, ә менә тыйнак, яшәеше белән үрнәк булганнары да бихисап. Без алар турында Римма Умитбаева мәкаләләреннән күзәтеп барабыз. Ә мин үземнән белем-тәрбия алган, аралашып яшәгән укучыларым-дусларым турында язгалыйм.

Бу юлы сүзем Тубыл шәһәрендә яшәгән, Тубыл районының Бәек авылында күп балалы Саликовлар (Гайшә һәм Шакирҗан) гаиләсендә туып-үскән, урта мәктәпне тәмамлаган Шамил Саликов турында. 16 ноябрьдә аңа 70 яшь тулды.

1971 елда мәктәпне тәмамлаган укучыларым минем өчен әле дә балалар, 52 ел үткән гомер елларыбыз һаман аралашып, хәбәрләшеп, очрашып үтеп баралар. Алардан котлаулар кабул итү – үзе бер сөенеч.

Шамилнең әти-әниләре исән булмасалар да, мин аларны хәтерлим, рухларына дога да кылам. Әтисе алдынгы карашлы, авыр елларда яшәп, югары белем алып калалмагач, 8 баласын укытты, хатыны Гайшә белән чын кешеләр итеп тәрбияләделәр. Күпләр беләләр, язучыбыз Якуб Зәнкиевнең “Иртеш таңнары” китабының I, II өлешен татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүче - аларның сәләтле кызлары Нәбилә Сәйфуллина булды, ул Тубыл шәһәрендә укытучы булып эшли иде.

Гаиләдә беренче бала буларак, Шамил мәктәптән соң, гаиләгә ярдәм итәсе бар дип, 2 елда Ялутор совхоз техникумын тәмамлап, техник-механик һөнәрен алып, хезмәт юлын Тубылда УМР-2 оешмасында җитәкче урынбасары, берничә ел Тубыл строймеханизация партоешмасының секретаре булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, 7 ел УМР-2дә җитәкченең уң кулы булып эшен дәвам итә. Бик күп мактауларга лаеклы булудан тыш, Шамил райондагы колхоз-совхозлар механизаторларына ярдәмнәр күрсәтеп эшләвен мин яхшы беләм. Гомумән, гаиләдә тәүфыйклы, намуслы, кешелекле, белемгә омтылышлы балалар тәрбияләделәр Гайшә һәм Шакирҗан Саликовлар. Шамилнең хатыны Әлфия дә укытучы Гөлсем апа кызы: тыныч холыклы, сабыр, акыллы, гаилә хәзинәсе дияр идем. Иренә ныклы терәк, 3 балага, оныкларга кирәк булып, гомер дигән озын юлдан атлап баралар. Дус-туганнары белән аралашу, ял итәр өчен Бәек авылында бөтен мөмкинлекләре булган ризыклы җәйге йортларында еш очрашулар үзе ни тора.

Барлык дус-классташлары, исән укытучылары һәм үз исемемнән Шамилебезне 70 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш теләп калам. Гомерләре озын, ризыклары мул, бәрәкәтле булсын. Күпләрнең рәхмәт сүзләрен кабул итеп, иңне-иңгә куеп картайганчы яшәсеннәр.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836