Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Дуслык учагы» гаилә походы

последние и лучшие новости искусства в мире

Халыклар бердәмлеге көнендә Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиев җитәкчелегендә Рауды һәм Кулик авыллары халкы очен зур бәйрәм оештырылып, искиткеч тәмле уха белән сыйландылар. «Дуслык учагы» дип аталган әлеге чара елга ярында узды. Ир-атлар тиз арада учак ясап, ут булдырдылар, аннары учакка зур казан элеп, аңа су коеп, әзерләп куйдылар. Мобилизацияләнгән солдатларның әниләре Нурия апа Сәйфетдинова белән Гөлфинур апа Алиева өйдән чистартып алып килгән балыкларны шул казанда пешереп, табын әзерләү белән мәш килделәр.

46-22

Шул ук вакытта Ильяс Бакиев, ярдәмчесе Диана Алиева халык белән төрле уеннар, викториналар һәм салкында катып тик тормасыннар өчен, төрле бәйге-ярышлар уздырдылар. Халык һәр уенда бик теләп катнашып, бүләкләр отты. Аннары барысы учак янына җыелып, тәмле уханы тәм-том иттеләр.

46-23

- Безнең якларда шундый ышану бар: кемдә кем бик еш балык шулпасы ашый, шул үзенең гомерен 10-15 елга озынайта. Аны кабатлап әйтеп торасы да юк, чөнки балыкта кеше организмына кирәкле нинди генә витамин юк! Чара барышында без якыннары махсус хәрби операциядә булган якташларга бүләкләр тапшырдык. Аларга һәм читтә йөрүче якыннарына саулык-сәламәтлек, иминлекләр һәм җиңү яулап гаиләләренә тизрәк кайтуларын теләдек. Төтенле казан тирәсендә уха ашау, чәйләр эчү чын мәгънәсендә тәмле, игелекле һәм күңелле килеп чыкты”, - дип сөйләде Диана Алиева.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836