Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Уртак тормышларының 50 еллыгын бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

“Кадерле юбилярлар! Иңне-иңгә куеп 50 ел бәхетле гомер сукмагыннан атлыйсыз. Ярты гасыр бергә яшәү - ул сабырлык, түземлелек, бер-береңне гафу итә һәм кайгырта белү. Шул елларда тикшерелгән гаилә мөнәсәбәтегез чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Ә яхшы тәрбия, үгет-нәсихәтләр биреп олы тормыш юлына озаткан 4 улыгыз һәм төпчек иркә кызыгыз, балдан татлы булган 18 оныгыгыз сезнең олы мәхәббәтегезнең дәлиле ул, - дип каршылады Муллаш авылы мәдәният йортына килеп кергән “Алтын парны” “Хәзинә” фольклор ансамбле җитәкчесе Тәския Назметдинова.

46-3

Алтын туйларын бәйрәм итүче Мәрьям Мөхәммәткалый кызы белән Муса Бикмөхәммәт улы Зөлбохаровларны котлап ул: “Туйга роза чәчәкләрен мәгънәле итеп бүләк итәләр. 10 ел бергә яшәгәнегез өчен - сезгә ак розалар. Ак төс - чисталык һәм яшьлек символы. Икенче дистә өчен – алсу төстәге роза чәчәкләре. Алсу төс – яңа аткан таң кебек, тормышның башы, димәк. 30 ел өчен - кызылсу розалар. Мәхәббәт төсе. Дүртенче дистә ел өчен – куе кызыл төстәге розалар, ул хисләрнең җитлеккәнлеген символлаштыра. Ә бишенче дистәдә - алтын төстәге чәй розасы. Сез мәхәббәтегезне алтын белән капладыгыз”, - дип аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Аннары “Алтын пар” балдаклар алыштылар, “Юбилярлар китабы”на имзалар куеп, никахларын теркәделәр. Аларны котлап авыл хакимияте белгече Минниса Назметдинова өлкә губернаторы Александр Моорның Тәбрикләү хатын укып, бүләкләр тапшырды. Авыл ветераннар советы рәисе Хәшүрә Уразаева изге теләкләрен, бүләкләрен җиткерде. “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Мәрьям Мөхәммәткалый кызына 30 елга якын көн кадагына сугылган, эчтәлекле, мавыктыргыч мәкаләләр язып торганы өчен “Яңарыш” өлкә газетасы исеменнән һәм 20 елдан артык “Хуҗабикәләр” фольклор ансамблендә катнашып мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүдә башкарган хезмәтен бәяләп Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әти, әниләрен котларга килгән балалары, оныклары да олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар, бүләкләрен тапшырдылар. Шул арада мәдәният йортын тутырып килгән кунакларга Зөлбохаровлар гаиләсе турында видеоролик карарга тәкъдим ителде.

46-31

Муса Бикмөхәммәт улы 1951 нче елның 1 ноябрендә Явызбы (Якуши) авылында сугыш ветераны гаиләсендә туа. 1955 елда Зөлбохаровлар гаиләсе Муллаш авылына күчеп килә. Муса Бикмөхәммәт улы 1968 нче елда авыл һөнәри-техник училищесын тәмамлап, тракторчы, шофер һөнәре буенча таныклык алып чыга да, авылда тракторчы булып эшли. 1970 нче елда армия сафына чакырылып, Төмән-Сургут тимер юлын төзү эшендә катнаша.

Ә шул ук Муллаш авылында 1953 нче елның 20 январенда Назметдиновлар гаиләсендә көтеп алынган беренче кызлары дөньяга килә. Әти-әнисе аңа Халидә дип исем бирәләр. Ләкин нарасый каты чирләп, көне-төне елап кына ята. Табиблар диагноз куя алмый, ничек дәваларга белмичә аптырыйлар. Төннәр буе бишек тирбәтеп, хәле беткән әнисе, соңгы өмете итеп, кызын имче әбигә алып бара. Ул китабын ачып карый да: “Кызыгызның исемен дөрес атамагансыз, аңа Мәрьям исеме бирелергә тиеш булган”, - дип әйтә. Тиз арада әтисе белән әнисе мулла чакырып, кызларына “Мәрьям” дип исем куштыралар. Шул көннән кызчык савыгып, аякка баса. Шат күңелле, чая, эшчән, тәртипле, намуслы булып үсеп җитә ул. Муллаш башлангыч сыйныфларын тәмамлап, Шыкча сигезьеллык мәктәбендә укый, аннары урта белемне Ямбай мәктәбендә ала. Яхшы укыган тырыш кыз балачактан ук югары белемле табибә булу турында хыяллана. Ләкин әти-әнисенә 6 бертуганын аякка бастырырга ярдәм итү максаты белән Төмән медицина училищесына кичке укуга укырга керә, ә көндез хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. 1973 елның 3 ноябрендә Муса Бикмөхәммәт улы белән өйләнешеп, Төмән шәһәрендә яшәп китәләр.

Ул көннәрне искә алып Мәрьям Мөхәммәткалый кызы: “Мин шәһәр тормышына өйрәнеп алгач, бер дә авыл егетенә, бигрәк тә тракторчыга тормышка чыгармын дип уйлап та карамадым. Без Муса белән бер мәктәптә укып, Шыкчада бергә интернатта яшәдек, аннары ул миңа армиядән хатлар язып торды, мин дә җавап яздым. Әмма аңа кияүгә чыгармын дип бер дә уйламадым. Миңа аннан кодалар килгәч: “Чыкмыйм мин аңа”, - дип әйтүгә, әтием өстәлгә йодрыгы белән китереп бер сукты да: “Чыгасың! Бусаганы атлап кергән беренче яучыны ризалыксыз чыгарырга ярамый - барасың! Алар авылда ким кешеләр түгел, киресенчә, бик яхшы кешеләр”, – диде. Өстәлдәге чынаяклардан чәйләре чәчрәп чыкты. Мин елап, урамга йөгердем. Шулай итеп менә картым белән 50 ел яшибез, 5 бала үстердек. Бер көнне дә үкенгәнем булмады. Әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк икән! Шәһәрдән кайтып, үз көчебез белән өй төзеп, авылда яшәп киттек. Хәзер балаларыбыз да авылда яшиләр, аларның бишесенә дә өй төзергә ярдәм иттек. Бөтен оныкларыбыз яныбызда үстеләр, киленнәребез, киявебез дә бик рәхимлеләр. Бөтен бәйрәмнәрне өй тутырып бергә үткәрәбез. Оныкларыбыз өйгә килеп керү белән мин аларга: “Бүген - татар теле көне. Бары туган телдә генә сөйләшәбез”, - дип алар белән җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәбез, татарча диктантлар язабыз. Мин ел саен барысын җыеп ишек алда “Пакцар путка” пешереп сыйлыйм, төрле уеннар уйнап, күңел ачабыз. Оныкларыбызны туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә без өйрәтмәсәк, кем өйрәтә соң? Язмышыбызга бик рәхмәтлебез”, - дип сөйләде.

Баксаң исә, язмыш Зөлбохаровларны бергә күптән бәйләгән булган. Муса абый булачак хатынын 5 яшеннән, әбисенә ияреп алар урамына каз бәбкәләрен көтәргә килгәндә күреп, гомерлеккә гашыйк булган. Бу турыда да Мәрьям апа көлә-көлә:

- Әнием Казан ягы кызы булгач, мин ап-ак йөзле, сап-сары чәчле, сипкелле кыз булганмын. Картинәм белән Мусалар якка барганда, ул мине күреп алган да: “Авылда барысы да кап-кара, бу ни сылу кыз бу?” – дип уйлый икән. Мин картинәмнең күлмәк итәгенә тотынып, як-якка карап барам икән, ә ул мине якыннан күрер өчен, юлга чыгып картинәмә: “Яхшы йөрисез”, - дип исәнләшә, ә ике күзе миндә була икән. “3 яшеңнән яраткан мин сине, барыбер үземнеке итә алдым бит”, - дип кайвакыт мактанып та куя иде картым. Армиядән кайткач, әти-әнисе өйләнергә димлиләр икән. Бер көнне кыз ярәшергә дип Түбән Тәүде районына юлга чыкканнар туганнары. Ә кияү-егет: “Миңа Мәрьям кирәк!”, - дип чанадан сикереп төшеп калган. Дуслары: “Әйдә, Мәрьямне урлыйк!”, - диләр икән. “Юк, аның әтисе бик кырыс холыклы кеше. Миңа әтисен күндерергә кирәк”, - дип, әтиемә ярарга тырышып, күп эшләгән икән картым. Шуны әйтергә кирәк: ир кешенең сиңа булган мәхәббәте, мөнәсәбәте гашыйк та иттерә, бәхетле дә итә икән”, - дип сөйләде.

46-32

Зөлбохаровлар күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Шулай да хуҗалык тотып, җәен бакчада эшлиләр, урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр. Аларның иркен өйләренең ишекләре һәркем өчен ачык. Зөлбохаровлардан, гаилә бәхетенең сере нидә, дип кызыксынгач: “Бер-береңне аңлап, тыңлап, хөрмәтләп, юл куеп, кичерә белеп яшәүдә”, - дип җавап бирделәр. Ә балалары бер тавыштан: “Әти белән әнигә сәламәтлек, гаилә иминлеге, парлы бәхетле озын гомер телибез. Алар безнең өчен ныклы терәк һәм таяныч. Безне ачык йөз, тәмле ризык белән каршылап, акыллы киңәшләр биреп, күңелебезгә тынычлык, ышаныч иңдереп озатып калалар. Яхшы тәрбия биргәннәре, ярдәм итеп торганнары өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез. Тагын озак еллар туган йортыбыз тәрәзәләрендә ут балкып янып торсын, капканы ачып керүгә, әти белән әни парлашып безне каршыларга чыксыннар”, - дигән теләкләрен әйттеләр.

Алтын туй кичәсе котлау сүзләре, матур җырлар белән үрелеп барды. Әбисе белән бабасын котлап 4 сыйныфта укучы оныклары Рәфидә Зөлбохарова “Дәү әнигә бүләккә” дигән җыр җырлады. Музыкаль бүләк итеп Тәския Назметдинова берничә җыр башкарды. Мәхәббәт һәм татулыкта 50 ел бергә яшәгән парлар өчен Мендельсонның „Туй маршы“ яңгырады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836