Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм коллективы Михайловский өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чиклеләр интернат-йортына хәйрия акциясе белән бардылар. Өлкән буын вәкилләре белән очраштылар. Айсылу ханым: «Илебездә өлкән буынга җәмгыять тарафыннан хөрмәт күрсәтелә. Без - иҗтимагый оешма вәкилләре ел саен интернатка октябрь аенда киләбез. Милли ризыклар пешереп чәй табынын әзерлибез. Быел да бәйрәмнең тантаналы өлешендә интернатта яшәүчеләргә чын күңелдән озын гомер, сәламәтлек, тыныч, матур картлык теләдек. Аннары рус, татар телендә җырлар башкардык. «Ак калфак» оешмасына, «Бердәм Россия» партия әгъзаларына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Безнең оешма вәкилләре мондый очрашулар оештыруны традициягә кертте. Биредә яшәүчеләргә, интернат коллективына хезмәтләре өчен рәхмәтләр яусын», - дип сөйләде. Өлкән буын вәкиллләре чәй табыны артында аралашып, җырларга кушылып җырлап, күңелле ял иттеләр.
Сый-хөрмәтле табынга милли ризыклар пешереп алып килгән Айсылу Юнысовага, Равилә Фазыловага, Фәридә Локмановага, Әминә Биктимировага, Фәния Мелибаевага, Маргарита Вахитовага, Камилә Хәкимовага, Суфия Шәмшетдиновага җылы теләкләр яңгырады. Чарада катнашучылар бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: интернат-йортта.