#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Язмышымда ил тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

47-1Бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршы алган Миңлегаян апа Кәримовага РФ Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырдылар. Аны гомер бәйрәме белән кызы, оныгы, кияве, оныкчыгы һәм туганнары да котладылар. Миңлегаян Галәлетдин кызы Тубыл шәһәрендә яшәсә дә, балачагы, яшьлек еллары туган ягы - Татарстанның Лениногорск районы, Иске Иштирәк (Шөгер) авылында үтә. Күп балалы гаиләдә үскән Миңлегаян апа Бөек Ватан сугышы елларында тылда 14 яшеннән күргән газапларын искә алды. “Безнең буын кешеләрнең язмышында ил тарихы. Авыл җирендә урак урдык, кирпеч суктык, үгез җигеп җир сукаладык.

Авылыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр бөтен эшне башкардык. Норлат урманнарында кышкы салкыннарда утын кистек. Ачлы-туклы эшләдек. Гаиләгә бер стакан “жмых” бирәләр, ике бәрәңгене кыргычта турап суда пешерәбез. Шул ашны ашап көне буе эшлибез. Бүгенге рәхәт тормышны күз алдыбызга китерү мөмкин түгел иде. Сугыштан соң яшьлек елларыбыз авыр чорга туры килде.

Бөгелмәдән бәләкәй арбаларда бодай орлыгы ташыйбыз. Коеп яңгыр ява. Ике кыз, апайлар арбаларны пычрак урыннардан күтәреп чыгарабыз. Иске Писмәнкә авылында кунабыз. Берәү йокласа, икенчебез бодайны каравыллап чыга. Икенче көнне яңадан юлга чыгып китәбез. Сугыштан абыйлар кайтмадылар, әти-әнине соңгы юлга озаткач яшәү тагын да авырайды. Ул вакыт кулымда кызым бар иде. Ленинабад шәһәреннән туган апабыз килде. Анда җылы, утын әзерләргә кирәкми дип безне Таҗикстанга алып китте. Монда да җигелеп эшкә кердем. Фатир мәсьәләсе четерекле булды. Көне буе заводта, егерме метрга якын озынлыктагы йон эрләү станогында эшлибез. Кичен фатир алу өчен төзелештә икешәр сәгать бушлай ярдәм итәбез. Кызым үсте, мәктәпне тәмамлады, медучилищеда укып белем алганнан соң, шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Югары белем алу хыялы зур иде. Әле яңа гына ачылган Төмән медицина институтына дус кызы белән имтиханнар тапшырырга киттеләр.

Аллаһы ярдәме, үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән укып чыкты. Без ул елларны Төмән турында ишеткәнебез дә юк иде. Диплом алды, юллама белән аны Тубылга эшкә җибәрделәр. Бүгенге көндә табиб Наилә Кәримованы шәһәрдә олысы кечесе яхшы белә. 1991нче елны ике бүлмәле фатир бирделәр аңа, кызы Динәне үстерде, олы тормыш юлына озатты. Хәзер оныкчыгыбыз бар. Шатланып, оныкларга сөенеп яшибез. Ел саен Татарстанга туган якларыма кайтып тора идем. Соңгы ике ел үзем генә ерак юлга чыгуны туктатып тордым. Элемтәне беркайчан өзмәдек. Кызым Наилә оныгым Динә белән туган якларда еш булалар”, - дип сөйләде.

Миңлегаян апа 90 яшен тутырса да тормышка позитив карый, илебез сәясәте белән кызыксына, халыкны бердәмлеккә, дус яшәргә өнди.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836