Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские ЛПХ получат материальную поддержку от регионального правительства. Регион хөкүмәте президиумының чираттагы утырышы уздырылды. Аны өлкә губернаторы Александр Моор үткәрде. Эш барышында регион башлыгы өлкә казнасыннан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына булышлык күрсәтү өчен акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Армизон, Ишим, Сладково, Төмән, Упорово, Яркәү районнары хакимиятләренә, Голышманово шәһәр округына акча күчерелде. Ул фермерларга банкка кредит буенча процентны түләүгә чыгымын компенсацияләү өчен китәчәк.

* * *

Туристический бренд Тюменской области завоевал сердца путешественников из разных стран мира. Туристик бренд – регионның йөзе, шуңа күрә РФ субъектларының күбесе аңа зур игътибар бирә. Төмән өлкәсе туристик бренды 2017 ел азагында барлыкка килде. Ул зур имидж халыкара күргәзмәләрдә презентацияләнде. Туристик бренд Россия регионнары кешеләренә генә түгел, дөньяның төрле илләр сәяхәтчеләренә дә хуш килде.

* * *

В Тобольске появятся несколько социальных объектов. “Тубыл-2020” СИБУР булышлыгы аша инфраструктураны үстерү буенча Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм Тубыл хакимияте программасы кысасында шәһәрдә берничә социаль объект төзелә. Мәсәлән, Семен Ремезов урамында 1800 кв. метр мәйданда ябык боз катогы барлыкка киләчәк. 15нче микрорайонда 24 төркемгә өч катлы балалар бакчасы салыначак. Аннан ерак түгел мәктәп барлыкка киләчәк. Шушы уку учреждениесе бинасы өч блоктан торачак: башлангыч мәктәп, урта звено һәм югары сыйныфлар.

* * *

В Тюменской области развивается производство сыров. Соңгы 2 елда регион территориясендә берничә шәхси сыр кайнату предприятиесе ачылды. 9 сыр җитештерүче Италия технологиясе буенча Ялутор, Казанлы, Сладково, Төмән районнарында аны эшкәртә. Шәхси сыр кайнату оешмалары нигездә сырны Италия һәм Франция рецептлары буенча ясыйлар. Ассортимент 40тан артык исемне үз эченә ала. Алар арасында каты һәм йомшак сырлар бар. “Золотые луга” оешмасының Ишим районында сыр җитештерүче үз заводы бар. “Исәт-сөт” комплексы да үз эшен яңартты. “Адыгейский”, “Брынза”, “Сулугуни”, “Голландский” һәм башкасын ясый. Төмән өлкәсе территориясендә барлыгы сыр белән 16 оешма шөгыльләнә.

* * *

Ишимский “Окорок в маринаде” получил золотую медаль всероссийского конкурса. “Маринадта бот ите” кызуда пешереп кызарту өчен ит ярымфабрикаты Мәскәүдә узган “Сыйфат гарантиясе” конкурсы алтын медаленә лаек булды. Бәйгедә Россия Федерациясенең 40 регионыннан, Казахстаннан азык-төлек тармагындагы 89 оешма катнашты. Барлыгы 17 номинация буенча 384 азык-төлек продукция өлгесен тәкъдим иттеләр.

* * *

Лёд на водоемах все еще ненадежен. Чиктән тыш хәлләр мәгълүматы буенча Төмән өлкәсендә тирән булмаса да һәр көнне бер кеше боз астына чума. Бу – сулыкларда боз шартлары куркыныч икәнлеген аңлата. Трагик хәлләрне профилактикалау өчен белгечләр “Куркынычсыз боз” операциясе кысасында рейдка керештеләр. Кышын балык тотуны яратучыларга чиктән тыш хәлләр хезмәткәрләре кисәтә: балыкны яхшы белгән сулыкларда гына тотарга, балаларга олылар озатуында гына сулыкларга чыгарга ярый һәм башкасы.

* * *

Тюменские дороги – лучшие в стране. Бәйсез рейтинг нәтиҗәсе буенча икенче ел рәттән Төмән юл инфраструктурасы хәлләре лидерлыкны тота. Мондый нәтиҗәгә транспорт инфраструктура үстерүгә комплекслы якын килү ярдәме белән ирешеп булды. Регионда ел саен норматив хәлгә китерелгән юллар саны арта. Шушы максатка өлкә казнасыннан өстәмә акча бүленә. Моннан тыш,”Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектны реальләштерү кысасында авария-куркыныч участоклар саны ике тапкырга кимеде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума