“Дан-дәрәҗәләргә лаеклы шәхес”

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага “Урал Федераль округының ел профессоры” дигән абруйлы исем, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” дигән медале бирелде.

Яркәү районының гына түгел, бөтен Төмән өлкәсенең, себер татарларының милли горурлыгы, Россия Федерациясенең гомуми мәгарифенең, мәдәниятенең мактаулы хезмәткәре Хәнисә Алишина зур ихтирам казанган хөрмәткә лаек кеше. Ул милләт җанлы бөек шәхес. Якташыбызның мондый зур уңышларга ирешүенә без чын күңелдән горурланабыз, шатланабыз.

Хәнисә Чәүдәт кызының балачагы Төмән шәһәрендә, «Лесобаза Тура» микрорайонында үтә.

1950 нче елларда әтисе Чәүдәт Әхмәтсабир улы Әйтбаев Сахалинская урамына нигез салып үзе беренче өй төзи. Чыгышы ягыннан ул Яркәү районы, Тархан авылыннан, Бөек Ватан сугышы ветераны, елга флоты капитаны булып эшли. 1963 нче елда Хәнисәнең әтисе үлеп китә. Әнисе Мәфрүзә өч бала белән тол кала. Хәнисә Чәүдәт кызы Төмән шәһәренең 28 нче мәктәбенә беренче класска укырга керә. Кечкенәдән ук укуга бик сәләтле, белемгә омтылышлы зирәк кыз мәктәптә фәннәрне “5”ле билгеләренә генә үзләштерә. Хәнисә бишенче класска, энесе Хәмит икенче класска кергәч, әнисе балаларын алып Тархан авылына күчә. Монда Хәнисәнең комсомолга кергән, яшүсмер еллары үтә. Кечкенәдән күрше авылга мәктәпкә Тубыл елгасын кичеп җәяү йөрүләр, шушы табигатьнең көче, ерактан Тархан авылының якты маягы булып балкып торган мәчеттәге айлы манараның матурлыгы аңа сеңгәндер.

Сигез классны Иске Александровка авылында тәмамлый. Әтисе яраткан кызын укытучы итеп күрәсе килгән икән. Шуның өчен Хәнисә Төмән педагогия училищесына, имтиханнарын гел «5» билгеләренә тапшырып, укырга кереп китә. Училищены тәмамлагач, балалар белән бик яратып эшли. Шуның өчен балалар да аны яратканнар, әти-әниләре хөрмәт иткәннәр.

Аннары ул Төмән университетының тарих факультетына укырга керә. Диплом яклагач, профессор В.И.Загвязинский Хәнисә Чәүдәт кызын тарих фәнен укыту методикасы кафедрасына чакыра. Хәнисәнең белемен күтәрү теләге бик зур була, ул яңадан ТДУның филология факультетына «Рус теле, әдәбияты» бүлегенә укырга керә. Профессор Николай Константинович Фроловта укый, университетның икенче дипломын алып чыга. Төмән каласының 400 еллык юбилеена багышланган конференциягә туган шәһәренә Казаннан профессор Д.Г.Тумашева килеп төшә. Әйтергә кирәк, алар Н.К.Фролов белән дус булганнар, Хәнисәне аспирантурага җибәрергә сөйләшәләр.

Шулай итеп, Казан университетының беренче хатын-кыз академигы Диләрә Гариф кызы Тумашева Хәнисә Алишинаның фәнни җитәкчесе булып китә.

Бервакытны себер татар авыллары турында мәгълүматлар җыярга туган ягына командировкага кайткан Хәнисә Чәүдәт кызын Тубыл шәһәреннән пединститут ректоры эшкә чакыра. Бер елдан соң профессор Н.Фролов аны Тубылдан Төмән дәүләт университетына кайтара. 1993 нче елның 1 нче сентябрендә Хәнисә апа Төмән дәүләт университетында эшли башлый. Филология факультетының татар теле бүлегенә беренче төркемне «Сыбыр» ассоциациясе белән бергә кабул итәләр. Егерме ел эш дәверендә Н.К.Фролов ярдәме белән галимәбез егермеләгән фәннәр кандидатлары, йөзләгән белгечләр әзерләде.

2013 нче елда татар теле бүлеге ябылгач, яшь ректор Валерий Фальков Төмән университетында анын урынына тюркология үзәген булдырырга приказ чыгарган. Белем учагы бер генә көнгә дә сүнмичә, суынмыйча хәзерге көндә дә гөрләп эшләп тора. Шулай итеп, ике вазифаны уңышлы башкара Хәнисә - үзе кафедра профессоры да, тюркология үзәгендә директор булып та эшли.

Хәнисә Чәүдәт кызының, гомумән, эш стажы 46 ел. Беренчедән, Николай Шәмсетдинов белән бергә Булат Сөләймановның иҗади мирасын дөньяга күрсәтте. Ел саен аның башкаруында Бөтенроссия “Сөләйманов укулары” конференцияләре үтеп тора. Вагай районының Сопра авылында Булатның әтисе йортын яңартып, анда әдәби музей ачарга, Ямбай авыл китапханәсенә Булат исемен кую кирәклеге турында белдерде.

Хәнисә Алишина себер татар язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте. Геннадий Куцев белән бергә Якуб ага Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуын университет советында дәлилләделәр һәм алып бирделәр.

Менә инде тугыз елга якын “Күренекле шәхесләр” китабы сериясе дөнья күрә. Шушы вакыт эчендә 19 китап Хәнисә апаның кулыннан үткән. Чираттагы яңа брошюра күренекле шагыйребез Киндерле авылында туып-үсеп, Казан шәһәрендә иҗат итүче Шәүкәт Сибгатуллин (Гаделша) турында булды. 38 ел гомерен укытуга һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераны Янтимер абый Карманов турында да зур күләмле яңа (егерменче) китабы чыгачак. Х.Ч.Алишина Төмән университетында “Татарча диктант” акциясенең дә инициаторы.

Бу тынгысыз ханым нинди генә проблемалар күтәрми, нинди генә зур эшләр башкармый?! Филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина мәдәният, мәгариф, милләт язмышында зур роль уйный, өлкә татарлары тормышында, язмышында актив катнаша. Тирән, эзлекле уй-фикерләргә ия булган шәхес Хәнисә апа өлкә Сабан туйларында да чыгышлар ясый, халыкны бердәмлеккә чакыра.

Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының YII Бөтенроссия съезды пленар утырышында профессор Алишина ТДУ филиалының Тубыл дәүләт педагогия институтында татар теле белгечләре әзерләү үтенече белән чыкты. Ул балалар бакчасында да татар телендә дәресләр үткәрелмәвенә борчыла. “Шуның өчен Тубыл педагогия институтында яңадан кадрлар әзерләү бурычы тора”, - дип сөйләде Хәнисә Алишина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның яхшы сыйфатларын, кешегә эшләгән яхшылыклары турында нинди матур сүзләр белән язарга була икән?

Төмән өлкәсендә, чит илләрдә дә “Яңарыш” газетасы, башка матбугат чаралары аша аның исеме билгеле. Нинди генә зур эшләрдә катнашмый, үзе дә башкара. Бигрәк тә себер татарларының язмышы турында кайгыртып зур дөнья форумнарында чыгышлар ясый. Себер татарларының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, мәгарифен саклап калу өчен зур көрәш алып бара.

“Яңарыш” газетасының һәр санында диярлек аның фидакарь хезмәте турында укып торабыз. Бу тынгысыз ханым кайдан көч, энергия, вакыт, түземлек таба икән?!

Галимә күп якташларын югары уку йортларына урнаштырган. Дөнья йөзендә мондый булышучан, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер. Аның бер минуты да бушка узмый. Төмән дәүләт университетының тюркология үзәгендә фәнни тикшеренү эшләре буенча иҗади эшләүче югары класс укучылары өчен фәнни-практик конференцияләр, бушлай татар телен өйрәнү буенча курслар үткәрә, Кырым, Уфа, Казан, Элиста университетлары белән, Россия фәннәр академиясе, Россия Федерациясенең тюркологлар комитеты, Татарстан фәннәр академиясе, энциклопедия, тел, әдәбият, сәнгать институтлары, Татарстан язучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә эшли.

“Хәнисә Чәүдәт кызын мин Төмән университетының журналистика факультетында укыган вакыттан беләм, - дип яза журналист Ирина Никитина, - филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең җитәкчесе иде. Бик матур, җитез, таләпчән, ягымлы. Сөйләшкәндә бик кызык итеп җөмләләр төзи. Шулкадәр күп исемнәрне, фактларны, саннарны исендә тота. Гел елмаеп кына йөри.

Хәнисә Чәүдәт кызының мактаулы исемнәре, аның фидакарь фәнни хезмәтләрен санап бетерерлек түгел. Фәнни кызыксынулары – тарих, әдәбият, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре, традицияләре, татар халкының, бигрәк тә аз өйрәнелгән себер татарларының уникаль сөйләме һәм диалектлары”.

Әнисе шәһәрдә яшәгән вакытында авыл халкына, туганнарына булышырга тырышкан. Аның бу матур сыйфаты Хәнисәгә дә күчкән. Кыенлыклар туганда түрәләр белән уртак тел табып, шул эшнең мөһим икәнлеген аңлатып, проблеманы чишеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 500 кеше яши торган Хәнисә апаның туган авылы Тарханда зур янгын һәм су басу булган. Ел дәвамында профессор Алишина зур дәрәҗәле кешеләрнең ишекләрен кагып, ярдәм сораган, хәтта губернатор С.С.Собянинның үзенә кергән. Күбесе булышкан. Тубыл елгасы аша капиталь күпер төзелүе дә аның казанышы. Шуның өчен элекке губернаторларыбыз Сергей Собянин белән Владимир Якушевка зур рәхмәтен белдерә. Хәзерге губернатор Александр Моор да аны 2018 елда үзенең ышанычлы вәкиле итеп сайлап куя. Туган авылында Хәнисә апа мәчеткә заманча ремонт ясаткан. Моның өчен Владимир Якушев белән Евгений Воробьевка рәхмәте чиксез. “Регионның төрле бүлекчәләрендә, постларда төрле милләттән булган мәрхәмәтле кешеләр эшли. Беркайчан да, беркем минем мөрәҗәгатемне, үтенечемне кире какмый, чөнки үзем өчен сорамыйм, бары мохтаҗларга гына.

Фәннәр докторы булу бик яхшы, ләкин татар хатын-кызының бәхете гаиләдә. Кызым, киявем, туганнарым, тормыш иптәшем булмаса, бу зур эшләремне башкара алмаган булыр идем”, - ди Хәнисә апа.

Хәмит Шәүкәт улы Төмән елга училищесын һәм Ялутор техникумын тәмамлаган. Күп еллар өлкә хакимиятенең хуҗалык бүлегендә эшләгән. Уфа шәһәрендә дини мәдрәсәдә укыган һәм шунда ук Россия ислам университетын тәмамлаган. Хәмит Шәүкәт улы табигатьтән талантлы кеше: көчле тавышы белән матур җырлый. Хәнисә апа әйтүенчә, ул җырчы яисә рәссам була алган булыр иде. Хәмит Шәүкәт улы – гаиләнең терәге, җаны, яраткан әти, яраткан бабай.

Зур тәҗрибәле галимәгә, аның әдәби эшчәнлегенә тел белгечләре һәм түрәләр зур бәя биргәннәр. Өлкә Думасы депутаты Юрий Конев: “Төмән өлкәсендә татар телен, мәдәниятен саклаучы, яшьләрне, өлкәннәрне бу рухта тәрбияләүче кешеләр бар. Беренче урынга мин галимә Алишинаны куяр идем. Ул бу юнәлешнең “моторы”, алга таба этәргече”, - дип сөйләде чираттагы «Сөләйманов укулары» мөнбәреннән. Профессор Х.Ч.Алишинаның өч йөзгә якын (шул исәптән өч дистәгә якыны аерым китап булып дөнья күргән) фәнни хезмәтләре, 350гә якын публицистик мәкаләсе – менә аның иҗат мирасы. Күпмилләтле халыкка бик кирәкле, файдалы кеше булып үзен күрсәтте. Россиянең атказанган укытучысы, РФ, ТР журналистлар берлеге әгъзасы Люция Хәбибуллина болай дип яза: «Хәнисә Алишина җитди галимә буларак, фидакарь эшләүче зур шәхес. Ул халкы өчен, гаделлек өчен көрәшүче милләт кызы... Ул дан-дәрәҗәләргә, әдәби премияләргә лаеклы иҗат иясе”.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума