Материалы

Тубыл театры сәхнәсе ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

47-2Аның исеме Төмән өлкәсендә һәм Россия күләмендә театр яратучыларга яхшы таныш. Әнвәр Усман улы Гомәровның театрда эшли башлавына 40 ел. Ул - П.Ершов исемендәге дөньякүләм танылган Тубыл драма театрында уйнаучы сәләтле актерларның берсе. Ул мәктәптә укыган елларда ук театр сәнгате серләре белән кызыксына. Балалар өчен оештырылган театр студиясендә шөгыльләнә. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, 1980 нче елны театрга гади эшче булып эшкә урнашкан сәләтле егетне спектакльләрдә уйнарга чакыралар. Гомерен чын сәнгатькә багышларга теләгән үзешчән актер Тубыл сәнгать һәм мәдәният училищесына укырга керә.

Үзенең ролен бөтен күңелен, җанын биреп башкарган Әнвәр Усман улы йөздән артык спектакльләрдә уйный, популярлык казана. Тамашачыларның яраткан актерларының берсе П.Ершовның “Конек-Горбунок” спектаклендә шут ролен, Г.Хуроевның “Андро и Сандро”да Сандро, Н.Гогольнең “Ревизор” спектаклендә сәүдәгәр ролен, Ф.Буляковның “Выходили бабки замуж” спектаклендә Абдулла рольләрен һәм йөздән артык башка спектакльләрдә уйнаган актерны тубыллылар яратып карыйлар. Балалар өчен куелган әкиятләрдә Әнвәр Гомәров башкарган персонажларны да кечкенә тамашачылар соклану хисләрен кичереп, кызыксынып, яратып каршылыйлар. Талант бөтен кешегә бирелми, дип әйтәләр. Мондый сыйфатка ия булган Әнвәр Гомәровның һәр роле, чыгышы уңышлы. Ул җиде мәртәбә Петр Ершов исемендәге өлкә театраль премиясе лауреаты исеменә лаек була. Ул РФнең мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының, Төмән өлкәсе губернаторының, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Шәһәрдә театр сәнгатенең үсешенә зур өлеш керткән якташыбызга сәхнәне, тамашачыларын яратып күп еллар тубыллыларны яңа рольләре белән сөендереп торуын телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума