Материалы

Төмән өлкәсенең мактаулы фән һәм мәгариф хезмәткәре

последние и лучшие новости искусства в мире

47-1Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 1 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан төбәктәге 58 кешегә күпьеллык мактауга лаеклы хезмәтләре, төзелеш, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм педагогик эшчәнлектәге, төзелеш компанияләре һәм нефть химиясе тармагы үсешенә өлеш керткән, остазлык эшчәнлеген үстерүдә шәхси казанышлары, физик культура һәм спортны үстерүдәге уңышлары өчен югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Төмән өлкәсе уңышларында сезнең шәхси өлешегез дә бар. Сезнең һәрберегез үз эшен намус һәм югары фидакарьлек белән башкара, яраткан эшегезгә үз күңелен сала һәм Россия данын арттыра. Алынган бүләкләр сезнең һөнәри осталыгыгызны һәм гражданлык бурычына тугрылыгыгызны раслый», - дип нәтиҗә ясады регион башлыгы.

Алар арасында хөрмәтле галимәбез - Төмән дәүләт университеты гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина Төмән өлкәсе мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм Төмән өлкәсе оешуга 75 ел тулу уңаеннан “Төмән өлкәсенең мактаулы фән һәм мәгариф хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Чын күңелдән Хәнисә Чәүдәт кызын зур исем алуы белән котлыйбыз.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума