Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор вручил переходящее знамя губернатора исетским аграриям. Исетск муниципаль районы беренче авыл хуҗалыгы зонасында муниципаль районнар ярышында 1 урынны алды. Бу җиңү өчен районга 1 млн 200 мең сум күләмендә акчалата премия бирелде. Икенче урынны Заводоуковск, өченче урынны Төмән районы алды.

* * *

Пенсионерам тюменских сел помогают добраться до больницы на автомобиле. Мәсәлән, Түбән Тәүде авылындагы 15 нче өлкә шифаханәсенә кадәр аларны “Тавда” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге автомобиле алып килә. Бухтал һәм Мияста яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр һөнәри тикшерүне (профосмотр) узган инде. Хәзер Антипинода яшәүчеләр сәламәтлекләрен тикшерә, ел азагынача Тарман һәм Андрюшино пенсионерлары тикшереләчәк. Хастаханә хезмәткәрләре пациентларга белгечтән-белгечкә чиратсыз йөрергә булышачаклар.

* * *

В Ялуторовской больнице появился новый дезинфицирующий аппарат. Илебездә җитештерелгән яңа җиһаз-кораллар, эндоскопик җиһазлар һәм анестезиологик кирәк-яракларны эшкәртә. Аппарат чистартуның югары сыйфатын гарантияли, ул автомат рәвештә программаларны сайлый һәм ныклы контрольне гамәлгә ашыра.

* * *

В центре «Алый парус» откроется кадетский класс Росгвардии. Төмән росгвардиячеләре мәктәп укучылары, Төмән Президент училищесы, төрле балалар-үсмерләр берләшмәләрендә катнашучылар арасында актив хәрби-патриотик эш алып баралар. 2019 ел башыннан алып яшүсмерләр катнашында 250 дән артык патриотик чара үткәрделәр. Росгвардия офицерлары туплаган тәҗрибәне алга таба тапшырырга ниятлиләр. Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең махсуслаштырылган классы ачылачак.

* * *

Более восьми тысяч многодетных семей региона получили бесплатные земельные участки. Алар “Өч һәм аннан да артыграк балалары булган гражданнарны түләүсез җир участогы белән тәэмин итү” законы буенча бирелде. Бүгенге көндә җир участогын алу өчен чиратта 4 мең 809 кеше тора.

* * *

Креативные идеи на берегу Туры. Төмәндә “Пароходчылык конторы” исемле яңа мультиүзәк барлыкка киләчәк. Ул XIX гасырда төзелгән бинада - пароходчылык конторы һәм сәүдәгәр Колмаков складында оештырылачак. Мультиүзәк күп функцияле залны, күргәзмә урынын, холлны һәм тренинг бүлмәне тәшкил итәчәк. Гомуми мәйданы – 1200 квадрат метр. Эшнең өч юнәлешен берләштерәчәк – креатив фикерләүне, креатив оештыруны һәм шәһәр мохитен үзгәртүне.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума