#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ленин бабайга икенче хат

последние и лучшие новости искусства в мире

(уены-чыны бергә)

“Хат башы, яз каршы... Исәнме Ленин бабай. Сиңа тагын Караңгы Чокыр авылыннан көтүче Мәлик хат яза. Сугымга алып баручы сарык кебек бәргәләнеп йөргәч сиңа язарга булдым. Кемгәдер эчне бушатасы килә бит...

Инде ай буе карантинда утырабыз, Ленин бабай.

Син карантинның ни икәнен беләсеңме? Сезнең заманда булдымы ул нәрсә? Син дә каядыр шалашта качып яткансың түгелме соң?..

Менә без дә хәзер урамга чыкмыйбыз.

Берничә көн өйдә утыргач мәченең ни өчен туктаусыз ашарга соравына төшенә башладым. Хатын белән утырып ашыйбыз, аннары әзрәк ял итеп алабыз да тагын ашыйбыз, көне буе шулай... Карантинның унынчы көнендә холодильникның ишеген алып аттык – мишәйт кенә итә икән ул. Тагын бер атна өйдә утырсак, миңа медицина маскасы ярамый башлаячак...

Маска дигәннән, бөтен авылга бер маска калды, анысы да сварщик Гәрәйдә генә. Маска кияргә кушалар, юк бит ул бер җирдә. Әле ярый, кер сабынын күп итеп алып калдык бер ай элек. Сабын гына түгел, хатын әйткәч, алты капчык карабодай да алып кайткан идем, кортлап бетте, әкренләп тавыкларга ашатабыз хәзер.

Бу карантин дигәннәре авылда унбишләп гаиләне саклап калырга булышты, Ленин бабай... Сөяркә тотарга акчалары җитми башлагач, күп ирләр хатыннары янына әйләнеп кайтты.

Шулай... Бөтен ирләр өйдә утыра хәзер. Бу көннәрдә иң мөһиме – махмырдан коронавирусны аеру. Буталып беткән... Симптомнары охшаш бит... Көнгә утыз мәртәбә кулны юабыз, аракы белән ишек тоткаларын сөртәбез. Гаишникларга да авыр хәзер, нишләргә белмиләр: туктаткан һәр машинадан спирт исе килә, ләкин шоферлар барысы да аек.

Мәктәп балалары өйдән торып кына укый башлады, Ленин бабай... Синең “Укырга!” дигән киңәшеңне истә тоталар. Бөтен бала кухняда укый. Әниләре токмач җәя, баласы укый. Укытучы булмагач, дәресне дә кайвакыт әниләре өйрәтә. Наканис, баласының аңгыра булуында укытучы гаепле түгел икәнен аңлады күбесе...

Менә шундый хәлләр бездә, Ленин бабай. Әле ярый син бу хәлләрне күрмәдең... Ярар, бүгенгә җитәр. Малларны көтүгә куасы бар. Урамга чыгу өчен ысымыс җибәрергә кирәк...

Сау бул, Ленин бабай. Рәнҗеп ятма. Сине сагынып, Мәлик...”

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836