Төбәк басма җитәкчеләре Казанда эшлекле очрашуда булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-819-20 ноябрь көннәрендә ”Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм комуникацияләр агентлыгы, ТР журналистлар берлеге җитәкчелегендә 23 нче тапкыр оештырылган «Бәллүр каләм» бәйгесе кысаларында чит төбәкләрдә чыгып килүче татар басмаларының баш мөхәррирләре белән Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу бизнес үзәгендә эшлекле очрашу һәм семинарлар да оештырылды.

Әлеге очрашуда "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев дөньякүләм таралган коронавирус чорына карамыйча, Россиядә узачак халык санын алу алдыннан халык белән яңача эшләп, социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга, милләттәшләребезне үзебезгә тартырга киңәш итте. Аннары ул татар матбугат чаралары җитәкчеләрен ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре белән бүләкләде. "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакцияләргә ноутбуклар һәм берничә редакция коллективына "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хаталарын тапшырды. Бу зур бүләкләргә “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова һәм редакция коллективы да лаек булды. Шулай ук Алсу Мөхәммәтәмин кызы “Без бергә” проекты шартнамәсенә кул куйды. Шул ук көнне төбәкләрдәге матбугат җитәкчеләре белән Шамил Садыйков һәм «Татар-информ» агентлыгы шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева семинар уздырдылар. Биредә алар Инстаграмда аккаунтларны үстерергә, сыйфатлы аудитория җыярга киңәш биреп, социаль челтәрләрендә эшләү үзенчәлекләре, язылучыларны арттыру нигезләрен өйрәтеп, Zoom кушымтасында онлайн очрашулар уздыру мөмкинлеген, методика, эшләү алымнары белән төрле яклап булышырга әзерлекләрен белдерделәр. 47-9Икенче көнне кунаклар Татарстан Республикасының борынгы заманнан башлап бүгенге көнгә кадәр бай тарихы кергән Милли музейда булыдылар. Төшке аштан соң, «ТАСС» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Лана Самарина алып барган практик семинарда катнаштылар. Кичен “Корстон” үзәгенең банкетлар залында «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тәбәкләрдән килгән кунаклар әлеге чараларны оештыручыларга югары дәрәҗәдә вазифаларын башкарганнары, һәркемгә шәхсән хөрмәт, игътибар күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

(Тулырак мәгълүматны "Яңарыш" битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума