#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вирусны ничек эләктермәү сере

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәламәтлекне саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев коронавирусның симптомнары турында сөйләде.

- Нигездә, COVID-19 белән авырган кеше 10нан 20 көнгә кадәр йогышлы булып кала. Әгәр, кешенең тән температурасы 37,5 тән югары икән, димәк, чир йоккан. Хәлсезлек, арыганлык, йөткерү, тын кысылу, баш, тамак авырту күзәтелә. Коронавирус ОРВИ белән охшаш булырга мөмкин. Инфекциялеләрнең яртысында диярлек тәм һәм ис сизмәү күзәтелә. Бары 10%ында эч китү симптомы барлыкка килә. Тест ялгыш 30-40% тискәре күрсәтергә дә мөмкин. Тестларның сыйфатына карата дәгъвалар юк, проблема материал белән эш итүдә. Әгәр материал сыйфатсыз алынган икән, кызганычка каршы, без ялган тискәре нәтиҗә алу мөмкинлегенә ия. Әлбәттә, кабат тест ясарга була, тик мондый карарны табиб үзе кабул итсен, - дип сөйләде белгеч.

Авыруның дәрәҗәсен ничек билгеләргә?

Моның турында Минздрав мәгълүматлары ачыкланды.

Авыру уртача авырган вакытта үпкәләрдә үзгәрешләр барлыкка килә, алар компьютер томографиясендә күренә. Зарарлану дәрәҗәсе төрле булырга мөмкин. КТ-1 турында сөйләгәндә, бу үпкәләрнең 25% тан кимрәгенә, КТ-2 – 25-50% ка, КТ-3 – 50-75% ка, КТ-4 – 75% тан артыгракка зарарланган дигән сүз. Тагын бер хәвефле симптом – сатурациянең кимүе. Сатурация кан кислородының туену дәрәҗәсен күрсәтә. Сатурациянең нормаль әһәмияттәгесе 95% тан югары. Әгәр ул түбән булса, авыруның урта авырлыкта булуын күрсәтә. Авыруның иң авыр симптомы – температура 38-39дан югары. Септик шок. Сулыш алу җитмәү (полиорганная недостаточность). КТ да үпкәләрнең критик үзгәрүе. Көчле респиратор дистресс-синдром – сулыш җитмәүнең авыр чагылышы: органнарга кислород азрак җитә.

Төмән табибы вирусны ничек эләктермәү серен ачты

Эпидсезон вакытында һәм коронавирус пандемиясендә гигиена кагыйдәләрен үтәү - авыруларны профилактикалау нигезе. Төмән өлкәсендә гигиена һәм эпидемиология үзәгенең гомуми гигиена буенча табибы Виктор Нечепуренко сөйләвенчә, кулларны җәмәгать транспортында булганнан соң гына юарга кирәкми, бәдрәф бүлмәсендә дә юарга, ашарга әзерләгәннән соң да, пычрак киемне эшкәрткәннән, авыруны караганнан, компьютер һәм башка оргтехника белән эшләүдән соң да юарга кирәк. Шулай итеп, өлкә халкы үзләрен йогышлы авырулардан, шул исәптән көчле эчәк инфекцияләреннән, грипптан һәм башка вируслар, COVID-19 дан саклый ала. Шул вакытта сабын, һичшиксез, бактерияләргә каршы булырга тиеш. Кулларны 30 секундтан да ким чистартмаска, аларны зур күләмдәге суда юарга кирәк. Әгәр гигиена процедураларын сез җәмәгать урыннарында башкарасыз икән, кранны терсәк яки кәгазь сөлге белән ябарга кирәк. Өйдә исә кран ручкасын да чайкарга онытмагыз. Сабын урынына 60-80% лы спиртлы антисептикларны да кулланырга мөмкин.

Интернеттан файдаланып
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836