#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменскую область вернули часть жестких ограничений из-за коронавируса. Оперштаб 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан җәфа чигүчеләрне мәҗбүри үзбикләнүгә кайтару турында игълан итте. Шулай ук аларның ташламалы транспорт карталарын “блокировка”га куйдылар. Балаларга һәм яшүсмерләргә ата-аналарыннан башка сәүдә үзәкләренә барырга ярамый. Ә бөтен җәмәгать туклануы яңа эш графигына күчте.

* * *

Более 14 тысяч человек проголосовали за то, чтобы дать Тюмени звание “Город трудовой доблести. 2020 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше өчен “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү турындагы указга кул куйды. Исемлеккә 20 шәһәр кергән, Урал федераль округыннан Екатеринбург, Түбән Тагил, Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләре. Әмма Төмән лаек булса да, исемлектә юк. Инициатив төркем Төмәнне бу исемлеккә кертү өчен имзалар җыюны оештырды.

* * *

Тюменский сельхозпроизводитель получил золото премии CENEX. Төмән регионының “Эвика-Агро” хуҗалыгы алтын медальгә “Халыкара категория” номинациясендә җитештерү һәм генетика өлкәсендә күренекле казанышлары өчен иреште. Конкурста Россия, Мексика, Боливия, Канада, АКШ, Бөекбританиядән 74 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Мондый бүләк беренче тапкыр 2012 елда тапшырылды. “Эвика-Агро” хуҗалыгында көтүне генетик камилләштерү стратегиясе промышленность сөт җитештерү шартларында мал азыгы конверсиясенең дөньякүләм стандартларына туры килгән сыерлар булдыруга юнәлдерелгән.

* * *

Около аэропорта Рощино в Тюмени построят гигантский термальный курорт. Аның мәйданы 300 гектар булачак. Курорт үз эченә кайнар минераль су белән бассейннар, тематик парк, төрле рестораннар, йөрү урыннарын алачак. Проектның беренче чиратын (термаль парк) 2023 елга тапшыру планлаштырыла. Безнең термаль бассейнлы ял базалары күрше өлкәләрдә яшәүчеләр арасында бик популяр.

* * *

Владимир Якушев назначен новым полпредом в УрФО. “Россия Федерациясе Конституциясенең 83 статьясындагы” “К” пункты нигезендә Владимир Якушевны Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләргә, биләгән вазифасыннан азат итәргә”, - дип күрсәтелгән. Россия Президенты Владимир Путин Урал федераль округының элекке тулы вәкаләтле вәкиле Николай Цукановның отставкага китүе турындагы указга кул куйды. Цуканов үз постында ике ел эшләде.

* * *

Аграрии Тюменского района – в числе лучших сельхозпроизводителей. 2020 елда 60ка якын Төмән аграрие бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармакларында традицион өлкә ярышларында Төмән районы промышленность комплексының җиде вәкиле дә җиңүче булды. Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз квалификацияләрен һәм зур потенциалларын тагын бер кат расладылар, продукция җитештерүне елдан-ел арттыралар. Үз номинацияләрендә соңгы елларда лидерлар – “ТөмәнАгро” теплица комбинаты һәм “ПРОДО Төмән” кошчылык фабрикасы җиңү яулады.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836