Материалы

Зур ишегалды хуҗалары

последние и лучшие новости искусства в мире

47-1Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар илдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә ярдәмче булып торалар һәм аграр экономиканың мөстәкыйль һәм тигез хокуклы секторы итеп рәсмиләшәләр. Аларның үсеше авыл халкының тормыш дәрәҗәсен арттыруга этәрә.

Авылда эш һәрвакыт бар

Авылда яшәүчеләрнең шәһәр халкы алдында бер өстенлекләре бар - җир участогы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык. Хәзер дә үз хуҗалыгың - керем алу һәм мәшгульлекне тәэмин итүнең бердәнбер ысулы булып тора.

Олы юлдан читтә урнашкан Вагай районының Коллар авылы тыныч тормыш белән яши. Эш урыннары булмаса да, монда эшсез утырмыйлар, шәхси ярдәмче хуҗалык тоталар, йортлар төзиләр. Торакка газ кертелә. Электр энергиясе, элемтә, юллар белән проблемалар юк.

Кечкенәдән үк эшкә гадәтләнгән Речаповлар гаиләсе бер мисал булып тора. Гаилә башлыгы Риат Якуб улы мәктәптән соң ук «Звезда» совхозына терлекче булып урнаша. Тубылда училищеда электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. Аның әнисе - сыер савучы, ә әтисе терлекче булып эшли. Ринат та кечкенәдән аларга ярдәм итеп үсә.

Аннары тату һәм нык гаилә кора. Өйләнешкәч, ул хатынын туган ягына алып кайта, менә 25 ел инде алар дус һәм тату яшиләр. Икесе дә авылда яшәү рәвешен беләләр, тырыш, хезмәт сөючәннәр. Ирнең кулы һәр эшкә оста, төзүче дә, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да. Киң профильле тракторчы һәм машина йөртүче хокукына ия. Эльза - тугры хатын, кайгыртучан ана, яхшы хуҗабикә. Менә инде 15 ел почта бүлегендә эшли, соңгы елларда аны Коллар почта бүлекчәсе начальнигы итеп билгелиләр.

Өч балада да әти-әниләре кечкенәдән җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр, хезмәткә - авыл җирлегендә алардан башка яшәп булмый торган күнекмәләргә өйрәтәләр.

Олы уллары Зөфәргә 24 яшь, Тубыл педагогия институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Хәзер инде акча эшләргә һәм йорт төзергә планлаштыра. Әмиргә тиздән 20 яшь тула, Тубылда нефть-газ көллиятен тәмамлый, бүген Төмән индустриаль университетында икенче курста укый. Кечеләре Рәзил алтынчы сыйныфта белем ала.

Риат Речаповка «Риф-Агро» хуҗалыгында тракторчы булып эшләгән җиреннән китеп, Пенсия фонды аша өлкән әнисен карап торырга туры килә. Гомуми хезмәт стажы 30 елга якын. Ул шәхси хуҗалыгын үстерү белән ныклап шөгыльләнергә уйлый. Бүген аларның кечкенә фермасында сигез ат, 13 баш мөгезле эре терлек, 15 сарык бар.

Алар оптимизм белән яшиләр

Речаповлар гаиләсе туган җиргә бөтен күңелләре белән бирелгән, алар авыл тормышын ныклы хуҗалыктан башка күз алдына да китерә алмый. Бүген хуҗалыкта бөтен гаилә эшли. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Риат Якуб улы терлек азыгы өчен җаваплы, катнаш азык сатып ала. Аның ике тракторы, “Газель” машинасы, сазлыкта йөрү өчен транспорты, мотоциклы бар. Чапкыч, тырма, пресс кебек агрегатлар сатып алынган. Быел 800 рулон печән сату өчен дә әзерләнгән.

Эльза Марис кызы хуҗалыкны күзәтә, сыер сава, сөт эшкәртә. Каймак, эремчек, атланмайны даими клиентлар сатып ала. Өйдә булганда уллары да булышалар. Кыскасы, барысына да эш җитәрлек. Башка эштә яллар булса, биредә көн саен ел әйләнәсе эшләргә туры килә.

– Без үз ишегалдыбызны буш итеп күз алдына да китермибез, – ди хуҗа. - Авыр вакытлар да була, әмма без тук, балалар киенгән, сәламәт. Бик күп бәрәңге, яшелчә утыртабыз. Ит, сөт продуктлары, рулонлы печән сатабыз, ә бу гаилә бюджетына яхшы өстәмә.

Речаповлар гаиләсе өчен шәхси хуҗалык эш урыны һәм бюджетны тулыландыруның төп чыганагы булды. Ярдәм дә, кредитлар да алмаганнар, үз көчләре белән яшиләр.

Ринат Якуб улы 180 квадрат метр мәйданлы зур матур йорт төзегән. Мунчасы, абзар-сарайлары бар. Йорттан егерме метр ераклыкта күл урнашкан. Анда балык тотарга да була, мал-туар өчен суы, яшел үләне дә яхшы. Үзләренең табигый итләре һәм сөтләре булганда, хезмәт сөючән авыл кешеләре кибеткә бары тик тәм-том, хуҗалык һәм сәнәгать тауарларын алырга гына бара, калганын аларга хуҗалык һәм бакча бирә.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума