Материалы

Юбилей белән котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасына 28 ел гомерен багышлаучы, өлкә губернаторы, өлкә Думасының Мактау кәгазьләре, Бөтендөнья татар Конгрессының “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале һәм күптөрле Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, оператор-хәреф җыючы, корректорыбыз Нәсимә Ташбулатова 20 ноябрьдә үзенең күркәм юбилеен каршылый.

Шушы вакыт эчендә үз эшенең остасы булган коллегабызның кулыннан якынча 1800 сан үткән. Текстлар җыю, хаталар төзәтү эшләреннән башка ул укучыларыбызны күренекле шәхесләр, кызыклы очрашулар, чаралар, халкыбызның гомуми проблемаларын кыю һәм нигезле яктырткан, ил сулышын, тормыш агышын тоеп язылган мәкаләләре белән дә сөендереп тора.

Нәсимә Вәли кызы Тубыл районы, Күкрәнде авылында олы хөрмәткә ия булган Әдибә Сәфиулла кызы һәм Вәли Тимергали улы Ташбулатовларның тату, зур гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Балачактан ук ул тәртиплелеге, пөхтәлеге, назәкәтлелеге белән аерылып тора. 8 сыйныфка хәтле туган мәктәбендә укый. Төпле, тирән белемне ул күренекле укытучылары Хәбибә Ермышева, Мәстүрә Ильясова, Газиз Әхмәтов, Роза Ниязова, Сара Ермышева, Күчем Гайсин, Кәбир Ибраһимовларда ала. Моның белән ул һәрвакыт горурлана, бүгенге көндә корректор булып эшләвен дә ул укытучыларының казанышы дип аңлата. Сазлыклар, күлләр ягында үскән кыз урта белемне Төмән шәһәренең 23 нче мәктәбендә ала. Әти-әнисе яныннан бала килеш читкә китүне бик авыр кичерә. Туган йортына, авылына карата булган көчле сагыну хисләре күңеленә тирән уелып калгангадыр, шул елларны хәзер дә бик еш моңсуланып хәтеренә төшерә. Шәһәрнең 25 нче училищесында ЭВМ операторы белгечлеге буенча таныклык алганнан соң, Нәсимә Вәли кызы 1994 нче елда “Яңарыш” газетасына оператор-хәреф җыючы буларак эшкә килә. Газетаның беренче баш редакторы Азат Сәгыйтов яңа хезмәткәренең татар әдәби телен һәм грамматикасын яхшы белгәненә инангач, аңа корректор вазифасын да ышанып тапшыра. Шул көннән бирле Нәсимә Вәли кызы үзенең хезмәтен зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкара.

Хөрмәтле Нәсимә!

Без сине бар күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, парлы, мәхәббәтле, бәхетле озын гомер телибез.

Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урып чыга йөрәк түреннән.

Исән-сау булып озак яшәвеңне
Без телибез ихлас күңелдән.

Изге теләкләр белән «Яңарыш»лылар

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума