Ноябрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Һәлакәт 27 нче октябрь кичендә Тубыл районының Үләртеш авылында була.
17 яшьлек Салават Рузеев торак йорттан чыккан куе кара төтенне күреп ала. Ул, йортта кеше булу мөмкинлеген аңлап, оператив хезмәтләр килүне көтеп тормыйча, янып торган бинага ташлана. Көчле төтен сәбәпле, сулышы кысыла башлагач кире йөгереп чыга. Чүпрәкне дымландырып, йөзен каплый һәм кабат өйгә керә. Иң эчтәге бүлмәгә кадәр җитеп, куе төтен аша караватта яткан хатын-кызны күреп ала, ул аны аңына китерә һәм кулларыннан тотып урамга алып чыга. Килгән янгынчылар агач йортны камап алган, күрше корылмаларга күчү куркынычы булган янгынны сүндерәләр.
Хәзерге вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча Баш идарәсендә Салават Рузеевны - Санниково мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысын ведомство бүләгенә тәкъдим итү мәсьәләсе карала.
МЧСның матбугат хезмәте