Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шушы көннәрдә Казанда I нче Бөтенроссия “Туган тел” форумы үткәрелде. Бу әһәмиятле чараны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының белем оешмаларыннан килгән 800 катнашучы арасында өлкәбездән дә 17 делегат чакырылган иде.
Форумда туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе оештырылуы игълан ителде. Ул 7 августта Россия юстиция министрлыгында теркәлгән.
Гамәлгә куючылар - Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы. Берләшмәнең рәисе - тел галимәсе Рузилә Фәттахова. Оешмага 4000 укытучы кергән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, язучылар, галимнәр килгән форум Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде.
Төп чаралар Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә барды. Делегатларның берсе - Төмән районының Талымхан мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова безгә сәяхәт турында сөйләп китте:
- Делегатлар өчен бик бай программа әзерләнгән. Беренче көнне Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсия булды, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен карадык.
Икенче көнне Арчаның 6 мәктәбендә төрле педагогик остаханәләрдә катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныштык, татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар карадык.
14 ноябрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды. Пленар утырыштан соң методик мәйданчыкларда катнаштык.
Бу форум үзенчәлекле булып аерылып тора, чөнки мондый форматта беренче тапкыр үткәрелде. Коллегалар белән очрашу, яңа кешеләр белән танышу, фикерләр белән уртаклашу - онытылмаслык истәлек булып калачак. 6нчы гимназиядәге мастер-класслардан соң мин үземә уку предметларын укытканда, класстан тыш чараларда проектлар методын киңрәк кулланырга дип планлаштырдым, чөнки проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; балада максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли, җәмгыятьтә үзенең кирәклеген тоя башлый.
Делегатлар өчен төрле күргәзмәләр оештырылды. Форумнан кәнагәтьләнеп кайттык. Роза Ишкулова да үз фикерен белдереп үтте: “Казанда беренче Бөтенроссия «Туган тел» форумында татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак катнаштым. Бу форумда катнашу - үзе бер шатлык һәм горурлык. «Корстон» кунакханәсенең матурлыгына ис китәрлек. Килеп керү белән көләч, якты, мөлаем йөз белән Гөлия Мусина каршы алды. Коллегаларым белән очрашып, үзебезнең тәҗрибәләребез белән дә уртаклаштык.
Арчаның 6нчы мәктәбендә булдык, төрле чараларда үзебезгә бик күп белемнәр, байлыклар тупладык. Мәктәпкә керү белән безне татар гармуны, җырлары белән каршы алдылар. Әдәбият дәресләрендә «шакмак алымы» кулланып эш иттеләр. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча әдәбият укытучысы дәресе, эшчәнлеге белән таныштык.
Халкыбызның күңел бизәкләре, гореф-гадәтләре, «Токмач кисү», «Каз өмәсе» - укучылар, укытучылар белән бергә оештырылган осталык дәресләре бик күңелгә ятышлы һәм онытылмаслык хисләр тудырды. Мин оештыручыларга зур рәхмәтләремне белдерәм. Безнең төп бурычыбыз - телне саклау!”
Интернеттагы мәгълүматлардан өлкәбез укытучыларын ил күләмендә тануларын, зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтүләрен аңладык. Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе туган телләр укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе буларак пленар утырышта чыгыш ясау дәрәҗәсенә иреште. Ул дәүләт җитәкчеләре, илнең туган тел укытучылары алдында “Татарстаннан читтә туган телне саклау чаралары” турында сөйләде. Ә инде Төмән районының Шыкча урта мәктәбе туган тел укытучысы, озак еллар районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсен җитәкләүче, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, берничә тапкыр “Россиянең иң яхшы укытучысы” исемен алуга ирешүче Гүзәлия Муллачанова урыны президиумда иде. Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ишкулова Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәлитовага тапшырылды.
Ә Тубыл шәһәр Думасы депутаты, Тубылның 15нче урта мәктәбе директоры, Россия Федерациясе мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе иясе, Тубылның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләт бүләген – “Фидакарь хезмәт өчен” медален алуга иреште.
Форум делегатларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов:
- Мондый форумнар безгә бик кирәк. Күргәзмәне карагач, мин күңел тынычлыгын сиздем: безнең милләтнең якты киләчәге бар. Бу юнәлештә Россия масштабында да, республикабыз масштабында да безнең Республикада да, гомумән Россиядә дә зур эш алып барыла, һәм бу эшнең үз нәтиҗәләре бар. Киләчәктә дә шулай булсын. Телебез безгә бик кирәк. Аны саклауны үзеңнән башларга кирәк. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм укытучының роле бик зур. Укытучысыз бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Менә без сезнең белән шундый аралашу формасын таптык. Форум озакка сузылсын. Барыгызга да сәламәтлек телим, үзегезне саклагыз. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр! - дип сәламләде.
Гөлнур Вәлиева.