#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сибирия иленә сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәнем минем, Тубылым минем,

Турам минем, ие килеп,
Умбы - ата илем.
Төркиядә туып-үстем,
Бөгөрүделик - татар телем.

Балачакта аңлаттылар
Тура, Төмән, Тубыл диеп.
Картнәләр, картаталар санадылар
Бы йортларны мәмләкәт диеп.

Сибирилегем. Төмәнлегем.
Турам минем, Тәбәләгем.
Йырак йерде урнашкан.
Татар авылым - Бөгөрүделегим...

Ата йортым, Сибирия,
Чын күңелемдә булдың ла,
Балачактан хыялымда
Миңа насыйп булып, килип
йөрдем лә!

Рәхмәтулла КУРТАРАН.

47-7

Төркия кунагы

Егерменче гасыр башында, болганчык еллар башланыр алдыннан, ислам динен саклап калу нияте белән безнең яклардан – бүгенге Омск өлкәсе, Большеречье районы карамагында булган татар авылларыннан 500дән артык кеше Төркия иленә мөһаҗирлек кылырга барганлыгы турында хәзер инде бик күпләргә билгеле булды. Бер заманнарны бу тыелган тема булып, якын туганнар арасында булган элемтә дә югалып, юкка чыгу куркынычы да булып алган иде. Нинди генә болганчык, аяусыз, тетрәндергеч вакыйгалар белән тарих битләре алышынып торса да, ара-тирә караңгылык пәрдәсе ачылып, гади халык тормышына да якты кояш нурлары үзенең җылысын сирпеп өлгергән чаклар да булды. Шундый яктылыктан файдаланып, икегә бүленеп киткән туганнар бер-берсен эзләп табарга ашыктылар, күрешү юлларын эзләделәр. Бу күрешүләр, аралашулар күпме вакыткача үзара гына булып, зур татар дөньясына мәгълүм булмыйча калган булыр иде икән. Ни кызганыч, бу турыда язып чыгар өчен үз арабызда зур язучылар да, тарихчылар да булмады бит безнең. Аллаһының рәхмәтләре яусын – тормыш юллары барыбер чарасын тапкан бит! Чит ил аэропортларының берсендә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән күренекле язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән безнең аерылып чыккан кардәшләребезгә очрашу насыйп булган. Шулай итеп, Фәүзия Бәйрәмова безнең аянычлы, әмма беркемгә дә билгесез булган тарихыбызны “Һиҗрәт” романы аркылы бар дөньяга ачып бирә алды, аның барлык фаҗигасен, дәһшәтен нечкәлекләренә хәтле аңлатып, төшендереп бирде! Бүгенге көндә “Һиҗрәт” төрек телендә басылып чыгып, Төркиядә дә зур кызыксыну уята алган икән. Бу турыда миңа Төркиядән килгән кунагыбыз Рәхмәтулла Куртаран сөйләде. Әлбәттә, Төркия хакимияте тарафыннан гасырдан артык Бөгөрүделик авылында яшәп ятучы, инде төп халык булып исәпләнеп килгән үз халкына кызыксыну күрсәтелә башлаган икән. Үзләре турында тулырак мәгълүмат җыеп бирүләрен, киләчәктә, мөмкин булса, китап итеп бастырып чыгаруда ярдәм күрсәтәчәкләрен белдергәннәр. Безнең кунагыбызның менә шундый эшләр артыннан йөреп ятуы икән.

Рәхмәтулла Куртаранның үзе турында да берничә сүз язып китмичә булмый. Мөһаҗирлек иткән кардәшләребезнең өченче буын баласы ул. Авылда туып-үсеп, бүгенге көндә дә авыл кешесе булып кала биргән. Әлбәттә, тулы гаиләсе: хатыны, балалары бар. Башлы-күзле булган балалар төп йорттан очып киткәннәр, үзләре балалар үстерәләр. Рәхмәтулла бала чактан ук үзләренең тарихы белән, кайдан килеп чыккан халык икәнлекләре турында да бик кызыксынып килгән. Әллә кайларда, ерак салкын Себердә кышкы усал бураннар, ерып чыгарлыксыз кар көртләре, туңып, бозга әверелгән күл-елгалар турында, шул бозларны балта белән чабып, кисеп алып, чаналарга тутырып алып кайтулары турында, калын урманнар, хуш исле печәнлекләр, телеңне йотарлык җир җиләкләре – тукмак йеләк, сөйре йеләк, карагат, ция, күгелләрнең тәмен гомерендә дә татып караганы булмаса да, аларның тәмен тойган кебек булган. “Карт картаталар, цицаталар, әкәләр” кич утырмага килеп, шул туган якларын өзелеп-өзелеп сагынулары турында сөйләгәндә, скрипка, мандолина, аккордеон, саз, кыл-кубыз кебек уен коралларында уйнаган көйләргә кушылып җырласалар, шул җырларны тын да алмыйча тыңлап, хәтеренә сеңдереп калырга тырышкан бала булган. “Миңа Аллаһы Тәгалә тавыш бирмәгән, мин җырлый белмим. Әмма минем күңелем тоташтан җыр, моң белән тулган”, - дия ул. Чынлап та, аның әйткәне хак сүздер! Нәрсә турында гына сүз башланмасын, нинди генә сорау бирмә аңарга, аның җавабы такмак әйтеп, менә шулай әйтә иделәр безнең ата-бабалар дип, җөпләп кую белән тәмамлана.

- Рәхмәтулла туганым, шултикле такмакларны хәтердә калдыру, аны урынлы куллана белү мөмкин түгел! Бу сиңа Аллаһы Тәгалә биргән сәләттер, бәлкем, син шагыйрьсеңдер, - диямен мин аңа. Ул мыек астыннан мут елмаеп, башын чайкап куя, бәлки шулайдыр, дип җавап бирә.

Рәхмәтулланың мәмләкәткә беренче килүе түгел. Россия тормышы аңа азмы-күпме таныш. Аңа, хәтта, бер ел Мәскәүдә төзелештә эшләргә дә туры килгәне бар. Аны Татарстанга махсус кунакка чакырып алганнары да бар. Әле һаман Казанны яратып исенә төшереп сөйли. Ә бу якларга өченче тапкыр кайтуы. Аз гына вакытка кайтып, моңа хәтле ул туганнарны эзләү, алар белән очрашып-күрешү белән чикләнгән булган. Бу юлы инде ул үзенең себер татарының олы тарихын барлап, аңа төшенеп, кем соң ул себер татары дигән сорауга тулы җавап эзләп килгән. Урау-урау юллар аша ул Бөгөрүделик-Конья-Мәскәү-Казан-Уфа-Туймазы-Омск-Тубыл-Омск-Төмән-Омск-авыллар-Омск юлларын айкап, сәяхәт кылды. “Ата-бабалардан Сибирия, мәмләкәт дип ишетеп белсәм дә, аның зурлыгын, киңлеген күз алдына да китерә алмыйдыр идем. Үзебезнең шул Омск өлкәсендәге туган яклар белән генә чикләнә идем. Төркиядә Сибириянең зурлыгы, киңлеге турында түгел, әле Сибирия барлыгын да моңа хәтле белмиләр иде. Менә аларга ачыш булыр инде бу”, - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты.

Беләсезме, яшерен-батырын түгел – аңа ияреп йөри торгач, мин үзем дә Себеребезгә, кайчандыр үз ханлыгы булган, Искере булган “Сибирия” безгә икенче күзлектән карый башладым, сокландым, гаярь, тырыш, укымышлы кешеләренә яңа баштан гашыйк булдым. Хәзер инде ахыргача аңладым – ни өчен себер татарлары үзләренең телен, мәдәниятен саклап калу, тергезү өчен күпме көч куеп тырышуларын! Һәм аларга, һичшиксез, уңышларга ирешүләрен теләп калам!

Җимерелгән Искернең калкып чыгуы, ул гына түгел, елдан-елга үсә баруы, чәчәк аткан гөл кебек матурлануы, хәзер инде үзенең Ханбикә дигән олуг исемгә лаек ханым - Луиза Шәмсетдиновасы булган Тубыл торасы; Чимги-тура ханлыгы булган Төмән торасы, андагы берсеннән-берсе олпат, булдыклы, Себерем дип җан атып торучы, аның киләчәге өчен бик күп эшләүче шәхесләре булган Сибириягә гашыйк булмаска мөмкин түгел!

«Себер көй»

Искиткеч талантлы себер татарларының язучылар һәм шагыйрьләр берләшмәсе оештырган “Себер көй” дип исемләнгән фестивальгә барышыбыз. Себер телен саклап калуда бик актив булмасак та, гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны саклап калу өчен тырышкан Омск өлкәсе себер татарлары җир йөзендә үзләренең дә барлыгын искәртер өчен барышыбыз. Үләнкүл авылыннан “Наза” ансамбле артистлары поезд белән барырга булсалар, без дүрт кеше машинада барырга ният кылдык. Безгә менә шундый аралашулар җитеп бетми, әлбәттә! Югыйсә, Омск җирлегендә дә сәләтле кешеләр юк түгел. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, эзләнә торгач, өйрәнгәч, без дә байтак фольклор җыя алдык, инша Аллаһ. Тик аларны кайда кулланырга белми аптыраган чаклар була кайчакта. Хәзерге заман тамашачысын фольклор белән генә кызыктырырмын димә! Аларга матур эстрада кирәк. Ә менә шундый фестивальләрдә безнең җырлар да бик кыйммәт. Аеруча Төркия кунагы Рәхмәтулла өчен һәр җыр, һәр чыгыш ясаучы тансык та, кадерле дә булды. Кызыксынучылар аның үзеннән дә җырлар язып алып калдылар. Татар ашлары белән тулган кунак бүлмәсендә чәй өстәле артында да сөйләшүләр, аралашулар кимемәде. Һәр якның әйтер сүзе, сораулары, сорауларга җавабы бар иде.

Безне шулай яратып, кадерләп кунак иткәннәре өчен фестивальне оештыручы Максим Сагидуллин белән Клара ханым Кучковскаяга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Максим Александрович себер татарының тагын бер җәүһәре дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Шундый кешеләр булганга тормыш ямьлерәк тә, тулырак та бит ул.

Себер татар телендә язучы шагыйрьләр, язучылар белән якыннан танышу мөмкинлеге булганга да бик сөендек. Клара ханым Кучковскаяның иҗаты белән без күптән таныш идек инде. Бу юлы Гөлнара Калиева һәм Дәлийә ханым иҗаты белән таныштык. Бүләк итеп бирелгән китаплар өчен аерым рәхмәт әйтергә кирәктер. Луиза Сөрмәтовадан көтелмәгән бүләк алдым бит әле мин – Якуб Зәнкиевнең “Иртеш таңнары” китабын берне түгел, икене бүләк итте ул! Зур байлык инде бу безнең китапханә өчен!

Татар авыллары

...Төмән хәтле Төмәннәргә килгәч-килгәч, кала белән генә түгел, татар авыллары белән дә якынрак танышасыбыз килүен белгәч, Максим Сагидуллин безне икенче көнне иртә белән якын тирәдәге авылларга алып барасын әйтеп сөендерде. Татарның ничек яшәвен беләсең килсә, авылларга кайт, авыл кешеләре белән аралаш! Без инде Олло Малцын (Ямбай) авылы белән таныштык, тарихи урыннарында булдык, Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сейдуков исемендәге музей һәм аның ярдәмендә салынган мәчет белән таныштык. Менә бер-берсенә якын гына урнашкан өч авылда булырга туры килде. Авыллар исеме без як татарлар өчен ятырак яңгырашлы булып, тиз генә истә калдырырлык түгел иде. Ни өчендер, авыллар ике исем йөртү сәбәпле, руслар үзләренә яраклаштырып куйган исемнәр һәрбер күрсәткечләрдә һәм карталарда калган икән – Чикча (Шыкча), Якуши (Явызбы) һәм Есаулово (Талмы) авыллары. Алар керешкә үк төз, матур урамнары, бай, төзек йортлары белән каршы алдылар. Аралары бик якын булуга карамастан, һәркайсы үз мәхәлләсендә үз мәчетен булдырганнар. Искиткеч күркәм күренеш! Явызбы авылы мәчетендә безгә хәтта авыл мулласы белән очрашып, танышырга туры килде. Рәхмәтулланың үтенече буенча ул аңа борынгы кулъязма Коръәнен дә күрсәтергә җөръәт итте. Шундый кулдан язган Коръән китапларын укып белем алганбыз, дип сөйләгәннәр икән Бөгөрүделиктәге ата-бабаларыбыз. Йөрүләребез бушка булмаган икән, инша Аллаһ!

Күпме фидакарь, тырыш, булдыклы кешеләр белән очрашырга насыйп булды безгә бу сәяхәтебездә. Миңа калса, “Миннән генә бернәрсә тормый бит. Мин кечкенә кеше, мин ни эшли алам соң”, - дип тормыйча, халкы өчен, аның киләчәге өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк икәнлеген күпләр аңлыйлар икән. Ерак Төркиядән ата-бабаларының тарихын эзләп килән Рәхмәтулласы, шул тарихны яңартырга үзендә көч һәм ышаныч тапкан Луизасы, «Үс телебестә китаплар пасылып цыксын», – дип тырышкан Максимнары, Фәүсияләре, Кларалары, Зәмфирәләре, Гөлнаралары һәм дә тагын бик күп, бик күп тырыш шәхесләре булган халык югалып калмас дип ышанып калам һәм күтәренке кәеф белән Омскига кайтып китәм. Бездә дә бит фидакарь кешеләр юк түгел!

Фәгыйлә ЧУМАРОВА,
Омск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836