Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Сихри моңнар» концертында

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы вакытта төмәнлеләрне Татарстан җырчылары гына түгел, үзебезнең җирле сәнгать осталары да матур концерт программалары белән сөендереп торалар. Бу бик тә күңелле күренеш. 16 ноябрь көнне шәһәрнең “Нефтяник” мәдәният йортының кече залында “Сихри моңнар” дип исемләнгән бик тә ямьле концерт булып узды. Ул “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә оештырылды.

- Ел ахырында, эшебез нәтиҗәсе итеп ел саен отчет концерты үткәреп торабыз. Тамашачыларыбыз “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортына тамаша карарга йөреп өйрәнеп өлгергәннәр иде. Ә быел бина ремонтта булу сәбәпле, концертны “Нефтяник”та уздырабыз. Күргәнегезчә, биредә сәхнә зур, матур, зал да зуррак, заманча бизәлгән һәм җиһазландырылган. Бу бик отышлы вариант. Бүген сезнең алда өлкәбездә яшәп иҗат итүче халык җәүһәрләре, сез яраткан җырчылар, оста биючеләр чыгыш ясаячаклар. Яраткан эстрада җырлары белән беррәттә һәркемнең күңелен әсир иткән себер татар җыр-көйләре дә яңгырар. Аларны тыңлап ләззәтләнерсез, ял итәрсез дип ышанабыз, - диде Гөлнара Вәлиулла кызы.

47-41Билгеле булганча, һәр чараның уңышы алып баручыдан да тора. Сәхнәгә матур милли киемдә сүз остасы, туйлар-мәҗлесләр дә алып баручы Зөлфинә Миңнебаева чыгып тамашачыларны җылы сәламләү белән һәркемгә җан кергәндәй булды. Һәм ахыргача ул аларны бу халәттә тотты. Концерт программасын үзенең шигыре белән үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы башлап җибәрде. Аннары татар мәдәният үзәге җырчысы Марат Вәлиев кызы Ясминә белән парлап җырлап, халыкны дәртләндерде. Тамашачылар Ясминәне зур сәхнәгә аяк басуы белән котлап, чыгышларын алкышларга күмделәр. 50 ел сәхнәдә җырлаучы, 12 декабрь көнне “Нефтяник” мәдәният йортында үзенең юбилейлы иҗади кичәсен уздырырга җыенучы Розалия Бакиеваны тамашачы сагынган икән. Түбән Тәүде авылыннан килгән “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбленең һәм аның җитәкчесе Эльвира Голубева башкарган җырларны, аларның биюләрен халык аеруча яратып карады. Чит төбәкләрдә дә билгеле булган, оста җырчы, сәләтле композиторыбыз, бүгенге көндә шәһәрнең “Этнос” балалар үзәгендә эшләүче Җәмилә Мирасова, тамашачыларны сөендереп, берничә җырын бүләк итте. Һәм ул үзенең укучысы, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр лауреаты булып өлгергән Зөһрә Абдразакованы да тәкъдим итте. 2012 нче елда язмыш сукмагы чит якларга алып киткән Лолита Собирова да татар җырларын җырларга, яраткан тамашачысына сагынып кайткан икән. Гөлнара Кәримова җитәкләгән “Бәйрәм” ансамблендә балачактан җырлаган, көчле тавышлы Илья Демаковның чыгышы истә кала торган номерларның берсе булды.

47-4

Шулай ук Төмән тамашачысы һәрвакыт яратып көтеп алган талантлы җырчылар Наилә Габдуллина, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы кызы Гүзәл Мәчитованың чыгышларын да халык кул чабып озатты. 2 сәгать дәвамында барган күңелле концерт матур биюләр белән бизәлеп, тулыландырып барды. Төмәнлеләр “Этнос” балалар үзәгенең “Илһам” (җитәкчесе Г.Шәмсетдинова) бию студиясе һәм “Гармония” музыка мәктәбенең “Кружева» (А.Ищенко) бию ансамбленең оста биюләрен таң калып карап, матур зәвыклы, милли костюмнарына сокландылар. Бәйрәм концертын, гадәттәгечә, 25 ел өлкә татарларына фидакарь хезмәт итүче “Әхтәмүшки” (Ә.Назыров) ансамбле матур, дәртле җырлары белән тәмамлады.

47-44

Концерттан тамашачылар зур канәгатьлек кичереп, үзебезнең табигый сәләтле сәнгать осталары белән чын-чынлап горурланып өйләренә таралдылар. Шул арада без татар көй-моңнарын тыңлап, бәхетле мизгелләр кичергән тамашачы Наилә Сафиуллинаның концерт турында фикерләрен белештек. Ул: “Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да дигән сүзләрдән чыгып, мин шуны әйтер идем: үзебезнең җырчыларыбыз моңлы тавышлары, сәхнәдә үзләрен тотышлары белән беркемнән дә ким түгелләр. Мин һәр номерны зур игътибар, кызыксыну белән карадым. Минем белән кергәннәр һәм янымда утырганнарга да концерт бик ошады. Һәркем тамашадан илһамланып, җырчылар-биючеләрне мактап, дәү-гөр килеп кайтып киттеләр. Күптән түгел җырчы-композитор Рөстәм Русинга багышланган хәтер кичәсе-концертта булдым. Аның җырларыннан, әнисенең улына багышлап язган бәетеннән тәэсирләнеп, чараның башыннан ахрынача диярлек елап утырдым. Мондый күңелебезгә, рухыбызга якын булган концертлар ешрак уздырылып торсын иде дигән теләктә калам”, - диде.

47-4247-43
Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836