Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күңелле хәлләр булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә 22 ел инде Төмән шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим, 40 укучының сыйныф җитәкчесе. Һәм, әлбәттә, заман белән бергә атларга тырышам. Хәзер балаларны укытыр һәм алар белән бер телдә сөйләшер өчен акбур һәм такта гына ярдәм итми. Нәкъ менә шуңа күрә, мин алар белән проектларда катнашам.

47-1

Узган елның җәендә сыйныф җитәкчеләре форумына тап булдым, анда онлайн рәвештә катнаштым. Бары тик платформаларда актив булдым. Россиядәге башка коллегаларым белән бергә юрган бәйләдем, фотолар ясадым, Төмән шәһәре турында яздым. Акрынлап форумның посткроссингы аша башка педагоглар белән дуслаштым. Почта аша открыткалар алу һәрвакыт күңелле.

Һәм барысының да гаҗәпләнүенә каршы, быел мине Төмән өлкәсенең «Класс җитәкчеләре форумы-2024» чарасына делегат итеп билгеләделәр. Анда Президент мәйданчыгы булуын белеп, әлбәттә, өлкәдә беренче булу бик дулкынландыргыч һәм җаваплы иде. Минем төп бурычым - форум турында мөмкин кадәр күбрәк коллегаларга сөйләү, өлкә урта һөнәри белем бирү оешмасының сыйныф җитәкчеләрен һәм кураторларын берләштерү иде.

Әлбәттә, ел кызык уза. Кыенлыклар бар, әмма кешеләргә ышану икеләнергә ирек бирми. Быел Мәскәүдә узган форумда катнашырга насыйп булды. Нәкъ менә шул форум Укытучылар көнендә мәгариф министры Сергей Кравцов кулыннан Президентның Рәхмәт хатын алырга мөмкинлек бирде. Бүләкләү тантанасы «Гостиный Двор»да булды. Кремль Сараендагы концерт күңелле узды. Минем портфолиода югары бүләкләр юк, һәрвакыт ихлас күңелдән һәм фидакарьлек белән эшлим. Ләкин яхшылыкның кире әйләнеп кайтасына ышанам, шуңа күрә «безнеке һәрвакыт безнең белән булачак».

Нәкъ бер айдан соң Мәскәүгә тагын юл тоттым, анда Д.Менделеев исемендәге мирас фонды каршындагы «Минем иң яхшы дәрес» Бөтенроссия конкурсы финалистларын чакырдылар. Әлеге конкурс «Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган конкурслар» исемлегенә кертелгән.

3 нче урын өчен кайгырмыйм, бу минем өчен яңа тәҗрибә. «Башлангыч мәктәп» секциясендә Россиянең күп шәһәрләреннән, шулай ук Таҗикстан һәм Әрмәнстаннан 150 укытучы булды.

20 һәм аннан да күбрәк ел эшләүчеләр өчен фонд тарафыннан «Мәгарифтә казанышлары өчен» медале булдырылган. Миңа тапшырылган медаль өчен кирәкле документларны вакытлы булдырып тапшырганнары өчен 65 нче мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерәм.

Әлбәттә, үземнең дүрт балам миңа ышаныч һәм көч бирә, әни һәм укытучы буларак үсәм. Минем тормышымда менә шундый күңелле хәлләр булды.

Лена ГАТИАТУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836